Иминият стажына нәрсәләр керә?

Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен кешенең җитәрлек иминият стажы булырга тиеш. Белгечләр пенсия яшенә җиткән һәр кешенең минималь иминият стажын һәм балларны саный. Аның ничек исәпләнелүе хакында Казандагы Яңа Савин районың пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Сафиуллинадан белештек.

– Иминият стажы барсын өчен, эш бирүче – һәрбер хезмәткәр өчен, шәхси эшмәкәр икән – үзе өчен Пенсия фондына айлык кертем күчереп торырга тиеш. Пенсиягә чыкканда менә шулар исәпләнә, – ди белгеч.

Иминият стажы пенсия күләменә ничек тәэсир итә?

Иминият стажы зуррак булган саен, баллар күләме дә арта. Пенсия билгеләгән вакытта барлык җыелган баллар бер балл бәясенә тапкырлана.

Пенсияне билгеләү өчен күпме иминият стажы булырга тиеш?

2015 елга кадәр картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле минималь хезмәт стажы 5 ел иде. Аннан соң закон нигезендә кимендә 15 ел итеп билгеләнде.

Бала белән декрет ялында булучыга балл ничек исәпләнә?

Эшләгән вакыттан тыш, иминият стажына иминиятләштерелмәгән чор да керә. Әйтик, армия сафында хезмәт итү вакыты, яшь ярымга кадәр бала белән өйдә декрет ялында утыру чоры, ләкин ул алты елга кадәр генә исәпләнә. Беренче группа инвалидларны, сиксән яшьтән узган карт-карчыкларны, инвалидлык бирелгән авыру балаларны караучылар да шул төркемгә керә. Санап кителгән әлеге чорларга шулай ук пенсия баллары өстәлә. Мисал өчен, беренче бала белән декрет ялында утыручыга бер елга 1,8 балл билгеләнсә, икенчесенә бер елга 3,6 балл туры килә. Өченче, дүртенче һәм тагын да күбрәк бала табучыларга бер елга 5,4 балл өстәлә.

Иминият стажына рәсми булмаган эш чорлары керәме?

Һәр башкарылган эш тә иминият стажына бара дип уйлау дөрес түгел. Кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм эш белән тәэмин итүче Пенсия фондына ай саен кертем күчереп барган чор гына иминият стажына керә.

Иминият стажын билгеләү өчен нинди белешмәләр кирәк?

Бу эштә төп документ – кешенең эшләү дәвере күрсәтелгән, теркәлеп барган хезмәт кенәгәсе. Шулай ук эшләгән оешманың, архивның белешмәләре, хезмәт килешүе дә кирәк була. Пенсиягә чыгу турындагы барлык яңалыклар Пенсия фонды сайтына урнаштырыла. Аның өчен Пенсия бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Эшләгән еллар өчен пенсия дөрес түләнми дип килүчеләр дә бар. Моны документлар белән расларга кирәк һәм һәрбер очракта да ул яңадан карала һәм исәпләнелә. Иминият кертемнәре хакында үзең эшләгән оешма җитәкчелегеннән белешеп торырга кирәк.

Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү