Индус ТАҺИРОВ: “Бүген иң әһәмиятлесе – Конституциянең булуы”

Һәртөрле төзәтмә, үзгәрешләр кертелүгә карамастан, 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү – иң зур казанышларыбызның берсе. Бүген сәясәтчеләр, галимнәр, депутатлар Дәүләт Советында “түгәрәк өстәл” янында төп законыбызның әһәмияте турында сөйләшәчәк. Бәйрәм алдыннан күренекле галим, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус ТАҺИРОВ белән күрешеп, Төп кануныбызга бәя бирүен, аның иҗтимагый-сәяси әһәмияте турында сөйләвен сорадык.

– Чыннан да, Конституциябезне кабул иткәнгә шактый вакыт үтте. Дөнья үзгәрде. Россия үзгәрде. Үзебез дә үзгәрдек. Үзгәрмәгән бер генә нәрсә калды: ул да булса – халкыбызның, үзебезнең бәйсезлеккә омтылуыбыз, гасырдан гасырга күчеп килгән ихтыярыбыз. Шушы омтылыш туксанынчы елларда тулысы белән ачылды. Башка халыклар белән чагыштырганда, әлеге туксанынчы еллардан файдаланып калырга татарлар күпкә әзерлеклерәк булды. Тарихка күз салыйк: 1905 елның 17 октябрендә патша манифесты кабул ителгәннән соң, бирелгән мөмкинлектән, ирек-хокуклардан иң нык файдаланып калучылар да татарлар иде. Ел, ел ярым эчендә илдә утыздан артык татар газетасы нәшер ителә башлый. Йөзләгән исемдәге китап бастырыла. Бу бит әзерлекле булу турында сөйли. Китап чыгару буенча без ул вакытта әзәрбайҗаннардан, грузиннардан, әрмәннәрдән алдарак, фәкать урыслардан гына калыша идек. 1913 елда гына дүрт йөздән артык исемдәге китап бастырыла. Бер халыкта да юк андый хәл. Туксанынчы елларны да шулай файдаланып калдык. Без кабул иткән Декларацияне бүтән берәү дә кабул итә алмады. Бу – бердәнбер Декларация.

– Декларациянең әһәмияте нәрсәдә соң?

– Аның иң зур әһәмияте – бәйсезлекне күрсәтүе. Дөрес, сез Россиядән чыкмакчы буласыз, дип безгә бәйләнеп маташтылар. Безнең ул хакта сүз кузгатканыбыз юк. Ул турыда сүз алып бару бөтенләй дөрес түгел. Без Россия белән махсус рәвештә, шартнамә нигезендә яшәүне максат итеп куйдык. Китеп түгел, вәкаләтләрне бүлешеп, болары – сезнеке, болары – безнеке, менә болары – уртак, дип. Артыбыздан ияреп барырга теләүчеләр булгандыр, тик кузгалмадылар.

– Димәк, Конституциябез Декларациягә турыдан-туры бәйле?

– Әйе, эчтәлеге белән Декларация – Конституциянең кыскартылган формасы ул. Безнең бурыч, Декларациянең дөреслегенә Россияне күндереп, халык фикерен сораштырып, ягъни референдум үткәреп, аны Конституциягә әйләндерү иде. Без моңа әзерлекле идек. Халыкара экспертиза ясалган, бөтенесе бар иде. Дөрес, башка вариантлар да эшләнде. “Народовластие”, “Согласие” кебек депутат төркемнәре бар иде. Алар Декларация кабул иткән вакытта да безнең Россия составында булуыбызны беренче урынга куйды. Ул вакытта бер нәрсә белән генә күндерә алдык. Беренче вариантта татар теле генә дәүләт теле иде. Тегеләр каршы. Шулай булгач, без икетеллелекне кабул итәбез, сез исә безнең Россия составында икәнлекне күрсәтмәүгә ризалык бирәсез, дидек. Шулай җиңдек. Хәер, җиңелдек тә дип әйтергә була. Чөнки тел мәсьәләсе бүген менә ничек катлауланды. Ни хәл итәсең? Башка мөмкинлек юк иде. Конституциябез дә шушы рәвешле кабул ителде. Ул вакытта безгә ясалган каршылыкларны монда санап бетерү мөмкин булмас. Ул кара көчләр бүген дә бар. Алар һәрвакыт куркыныч тудырып тора. Теге вакыттагыларын да онытып бетерергә ярамый. Һаман да ике мәсьәлә беренче урында. Беренче мәсьәлә, әлбәттә, Россия белән мөнәсәбәтләр. Алар һаман да, Татарстан Россия составында, беркая да китми, аны тагын да ныгытып куярга кирәк, дип тәкрарлап тора.

Теге вакытта Конституциянең өч варианты рәсми рәвештә тикшерүгә керде. Тикшерү нәтиҗәсендә бердәнбере – безнең вариант кына калды. Беренчедән, Татарстан – бәйсез дәүләт. Икенчедән, Россия белән мөнәсәбәтләрен тигез шартларда, шартнамә нигезендә генә хәл итә. Өченчедән, Татарстанның  җир-сулары – барысы да Татарстан халкы милеге. Бу хакта Татарстанның ул чактагы юстиция министры Салабаев та, әгәр милке үзенеке булмаса, башка хокукларның мәгънәсе юк, дип бик дөрес әйтте. Безнең Конституциядә барча җир-су байлыкларының һәммәсе Татарстан халкы милеге итеп күрсәтелгән. Гражданлык үзебезнеке иде. Бу төп мәсьәләләр һәммәсе Төп законыбызга керде. Кабул иткәч тә, зур бәхәс, каршылыклар аша тормышка ашырылды. Шунысы да бар: ул вакытта әле Россиянең үз Конституциясе юк иде. Сөйләшүләр шактый катлаулы булды.

– Ул якта да аңлый, хәлебезгә керә торган кешеләр булмады түгел.

– Әйе, акыллы кешене күндереп була. Әйтик, шундый кешеләрнең берсе Геннадий Бурбулис иде. Әлеге бәхәс вакытларында ул, хәзерге вакытта сәяси, икътисади, әхлакый яктан, махсус статуска лаеклы бердәнбер республика – Татарстан, дип әйтә килде. Чыннан да, шулай. Әйе, Конституциябезгә үзгәрешләр керде. Күп нәрсәләр юылып төште. Шартнамә юкка чыкты. Ләкин татар бар, Татарстан бар. Күп нәрсәбезне югалтсак та, безне Россиядә төп демократик көч итеп саныйлар, артыбыздан ияреп баралар, безгә карап торалар.

– Димәк, һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый.

– Дөрес, һич тә төшенкелеккә бирелмик. Чөнки татар төшенкелеккә төшсә, башка халыклар да боегып, аптырап калачак. Татар һәрвакыт гайрәтле, үзсүзле халык булып килгән, киләчәктә дә шулай яшәргә тиеш. Конституциябездә “йоклап торган” маддәләр дә бар. Төзәтмәләр күп булды инде. Иң әһәмиятлесе: сөяге калды. Сөяге калгач, ите үсә аның. Чын мәгънәсендә дәүләтебез дә булачак: моңа бернинди шигем юк.  Конституциябез бар. Бүген иң әһәмиятлесе – аның булуы. Менә икътисадыбызны гына күрегез. Хәзер нефтебезнең сиксән проценттан артыгы эшкәртелә. Әгәр Россия дә бездән үрнәк алып, шулай эшләсә, чимал сатып яту урынына, нефтьтән җитештерелгән әйберләрне сату белән шөгыльләнсә, Россия бөтенләй башка булыр иде. Татарны Россияне бетерергә хыялланучы халык дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, без аның алга китүен телибез. Чөнки татарның күпчелеге Россиядә яши.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү