Ипотека турында 7 сорауга җавап

Сорауларга Казандагы федераль риэлторлык компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Диана ХӘЙРУЛЛИНА җавап бирә.

  1. Аерылышканнан соң, ипотека мәсьәләсе ничек хәл ителә?
  • Моның берничә юлы бар. Ипотека килешүен төзегәндә, ир белән хатын заемдашлар (созаемщиклар) булып теркәлә. Банкларга һәрвакыт ике заемдаш кирәк. Берсе кредитны түли алмаса, аның урынына икенчесе түли дигән сүз бу. Аерылышырга уйлаган гаиләгә, банкка килеп, гариза язарга кирәк булачак. Бу ипотеканың бер генә катнашучысын төп заемчы итеп калдыру өчен эшләнә. Банкка тапшырган гариза ике ай эчендә карала. Икенче очрак: заемдашны рефинанслау ярдәмендә килешүдән чыгарырга була. Өченче юл: үз өлешеңне сатып алу. Мондый очракта да ипотека рәсмиләштереп була. Әмма аңа кадәр элегрәк булганын түләп бетерергә кирәк.
  1. Ипотека ставкасын киметү максатыннан, комиссия түләү отышлымы?
  • Бу очракны аерым банк мисалында карарга кирәк. Шулай ук кредит алучы аны ничә ел эчендә түләп бетерергә ниятләвен дә исәптә тотарга тиеш. Кагыйдә буларак, клиент 5-7 ел эчендә кредитны ябарга уйлый икән, комиссия түләү отышлы. Әйткәнемчә, бу банкларга, аларның комиссия күләменә һәм беренчел процент ставкасына бәйле. Мисалда карыйк. Мәсәлән, 200 мең сум комиссия түләгәннән соң, ставка 0,5 процентка кими икән, зур суммада озак вакытка кредит алган очракта бу отышлы була. Әйтик, 10 процент ставка белән 15 елга 5 миллион сумлык кредит, ди. Ә 15 елга ике миллион сумлык кредит алып, комиссия түләсәгез, мәгънәсе булмаячак.
  1. Ялгыз аналар, кредит рәсмиләштергәндә, нинди дә булса ташламаларга өмет итә аламы?
  • Баласын ялгызы гына үстерүче аналар ташламаларга өмет итә ала. “Яшь гаилә” дигән акцияне генә алыйк. Аннан ата-ананың икесе дә йә берсе генә булган очракта да файдаланып була.
  1. “Ипотека каникулы” (ипотечные каникулы) дигән төшенчә бар. Аннан нинди очракта файдаланырга мөмкин? Тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә каралганмы ул?
  • Мондый “каникул” авыр хәлдә калган заемчыга бирелә. Кредитны ярты ел түләмәскә була дигән сүз бу. Тормыштагы авыр хәл дигәндә эшсез калуны гына күздә тотмыйлар. Мәсәлән, ипотека кредиты булган I-II төркем инвалидлар, авырып китеп, ике айдан артык эшләмәүче, балага узу яки бала табу сәбәпле ялга китүчеләр дә бу исемлеккә керә. Эшсез каласыз яки табышыгыз кими икән, банкка аны кәгазьдә күрсәтергә кирәк булачак. Вазгыятькә һәм сәбәпләргә карап, документларның да төрлесен тупларга туры киләчәк. Кирәкле кәгазьләрне җыйган кешеләргә банк “ипотека каникулы”н бернинди тоткарлыксыз бирә.
  1. Ипотека рәсмиләштергәндә, нинди өстәмә чыгымнар булуы бар?
  • Икенчел торак сатып аласыз икән, бу очракта фатирны бәяләү өчен өстәмә түлисе булачак. Әгәр фатир яңа төзелеп килгән йорттан икән, моны эшләргә кирәкми. Иминиятләштерү чыгымнар сорый. Аның өч төре бар: тормышны, милекне һәм титулны иминиятләштерү. Беренчесе мәҗбүри. Аны түләмәгән очракта, процент ставкасы артачак. Милекне кредит килешүе буенча иминиятләштерү каралган. Титулны иминиятләштерү исә гарантия чегы кебек. Ул фатир алучының милеккә булган хокукларын югалткан очракта кичергән матди югалтуларын каплый. Моңа өстәп, кеше, үзе теләп, кайбер нәрсәләрне иминиятләштерә ала. Мисал өчен, җиһаз һәм техниканы, гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү. Төрле бәла-казалар килеп чыга калса (мәсәлән, сезнең гаеп белән күрше фатирын су басты, ди), иминият компаниясе ярдәм итәчәк.
  1. Ипотекага алган фатир яки йортны кемгә дә булса арендага биреп торуны закон тыямы?
  • Тыюлар юк. Тик, кагыйдә буларак, банкка гариза тапшырганда, моны күрсәтергә кирәк. Ягъни, банклар үзләре үк фатирны нинди максаттан алуыгызны сораганда, җавапны әйтергә тиеш буласыз. Әгәр дә фатир инде сатып алынган һәм хуҗаларда аны арендага биреп тору теләге бар икән, закон буенча, заемчы, банкка гариза язып, рөхсәт алырга тиеш.
  1. Ана капиталын ипотека файдасына кулланырга мөмкинме?
  • Ана капиталын беренчел кертем буларак та, төп кредитны каплаучы сумма буларак та кулланырга мөмкин. Беренчел кертем тулысынча ана капиталы гына да була ала. Бу акчаны яңа төзелеп килүче йортта яки икенчел торак базарындагы фатирны сатып алганда кулланырга ярый. Шәһәр читендә аерым йорт сатып алган очракта мондый мөмкинлектән файдаланып булмаячак.

Чулпан Гарифуллина әзерләде 


Фикер өстәү