Ит турында дүрт ялган

Иттән баш тартучыларыбыз да бар. Вегетарианнар, дип атыйлар аларны. Мондый яшәү, дөресрәге, туклану рәвешенә күчүнең сәбәбе акча ягы такыр булуга, сәламәтлеккә, тирәбездәгеләрнең шуны таләп итүенә һәм башкаларга бәйле булырга мөмкин. Шулай да вегетарианнарга гына түгел, безнең һәркайсыбызга түбәндәге фактларны белеп тору зыян итмәстер.

  1. Кеше ерткыч түгел, шуңа күрә аның организмы ит эшкәртү өчен көйләнмәгән.

Табигать безне яшелчә белән генә түгел, ит белән тукланучылар буларак та яраткан. Сәламәт яшәү өчен тегесе дә, монысы да кирәк, димәк.

  1. Яшелчәдә кешегә кирәкле барлык витаминнар да бар.

Дөреслеккә якын да килми! Әйтик, организм өчен үтә дә мөһим В12 витаминын вегетарианнар менюсында көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Үсемлек аксымы иттәге аксымга аминокислоталар составы ягыннан гына берникадәр охшаш, ә файдалы үзенчәлекләре ягыннан җир белән күк аермасы. Аннан килеп, организм яшелчәдән кальций һәм тимерне сәламәтлек өчен кирәкле күләмдә берничек тә алып бетерә алмый.

  1. Ит ашказанында череп, иммунитетны үтерә.

Ялганның ялганы! Ашказанында хлорводород кислотасы (“соляная кислота”) ризыкның череп ятуына урын калдырмый.

  1. Вегетарианлык акчаны янга калдыруга ярдәм итә.

Иттән баш тартып, вегетарианнарча туклануга күчүчеләр өчен туклану чыгымнары бермәбер арта. Ник дигәндә, чын мәгънәсендәге вегетарианнар менюсында яшелчә, җиләкҗимеш төрләре 50гә җитә. Алар арасында әллә кайлардан кайтарылган экзотик төрләре, димәк, бик кыйммәтләре дә байтак. Ышанмыйсызмы? Үзегез сынап карагыз алайса. Нәкъ без язганча килеп чыгачак!

 


Фикер өстәү