Иттарткыч сайлыйбыз | КИҢӘШ

Ит турында сүз чыккач, иттарткычка да тукталып үтү зыян итмәс. Хуҗабикәләргә кухняда иң кирәкле эш коралларыннан берсе чөнки. Барыбыз да диярлек механик иттарткычлардан электр уты белән эшли торганнарына күчеп беттек бугай инде. Сөяк керепме, башка сәбәптәнме ватылып, яңасына, итне әйбәтрәк чыгара торганына алыштырырга теләүчеләргә берничә киңәш.

Көнкүреш техникасы өлкәсендә азу ярган белгечләр әйтүенчә, “соло-комбайн” дип аталучысыннан да яхшысы юк. Җайланманы, ит чыгарудан тыш, блендер яки яшелчә угыч рәвешендә файдаланырга мөмкин. Егәрлегенә килгәндә, сатуда 200дән алып 1600 ваттлысына кадәр бар. 200 ваттлысына кызыкмау әйбәт, чөнки сеңерлерәк итне чыгара алмаячак. Иң әйбәте, әлбәттә инде, 1600 ваттлысы. Мондый җайланма хәтта сөяк эләксә дә, “аптырап” калмый. Бәясе турында да берничә сүз. Товарның нинди икәнен белмәсәгез, бәясенә карагыз, дип тикмәгә генә әйтмиләр. 3 мең сумнан кимрәк торганын алмаска тырышыгыз. 8000 сумнан артыграк торганын алудан да әллә ни мәгънә юк. Ник дигәндә, беренчедән, бренд өчен, икенчедән, кирәккән-кирәкмәгән кырыкмаса-кырык төрле функция өчен түләү дигән сүз генә бу.


Фикер өстәү