Йолдызнамә | 11 – 17 ноябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Йолдызлар акчаны уңга-сулга таратмаска киңәш итә. Юкса бик мөһим бер әйбергә акча кирәк, ә кесәгез – буш…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Елның узып баруына карамастан, әле һаман чираттагы ялга китә алмыйсызмы? Хмм, алга таба да эшегез каты булыр кебек шул әле…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Туры әйткән туганына ярамаган. Җитәкчегә – инде әйтеп тә торасы юк. Вазифагыздан коры каласыгыз килмәсә, авызыгызны үлчәбрәк ачыгыз, дигән сүз бу.

Кысла (22.06 – 22.07) Кинәт кенә башыгызга әллә ниндирәк уйлар килеп китәр. Әйтик, акчалырак эш табу уе. Йә бүгенге яраткан эшегез, яисә акчалырак, әмма күңелегезгә ятмаган яңа эшме?..

Арыслан (23.07 – 23.08) Монысы әле калып торса да, берни булмас, дип эшләрегезне кичектерә күрмәгез. Берсен дә! Юкса ел ахырында бернигә өлгерә алмыйча, бәргәләнәчәксез.

Кыз (24.08 – 22.09) Гаиләдә мөнәсәбәтләрнең җылынуы өчен матур гына сәбәпләр килеп чыгар. Әле тагын офыкта өстәмә керем чыганагы күренү дә үзегезне канатландырып җибәрер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Өс-башны карау, якын дуслар белән мөнәсәбәтләрне берникадәр үзгәртү өчен әйбәт чор. Соңгы вакытларда сез аларга бик ярарга тырышып яшисез төсле, моңа чик куярга вакыт…

Чаян (24.10 – 22.11) Күптәннән күзгә-башка күренмәгән бер дустыгыз бик кызыклы бер очрашуга чакырыр. Бармый калмагыз – үзегез өчен үтә дә файдалы мәгълүматлар ишетәчәксез.

Укчы (23.11 – 21.12) Сезнең өчен – елның иң тыныч чорларыннан берсе! Ниндидер проблемалар килеп чыкса да, шундук хәл ителәчәк алар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Туганнарыгыз яки дус-ишләрегез арасыннан берсе шәп кенә яңалык белән сөендерер. Күңел түрендәге теләгегезнең тормышка ашу чаткылары күренер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бу чорда кайберәүләр үзегезне сайлап алган юлыгыздан тайпылырга үгетләр. Беркемне дә тыңламыйча – алга!

Балык (20.02 – 20.03) Эштә киеренкелек көтелми, шулай да кыенрак бер-ике мәсьәләне хәл итәргә туры килер. Шәхси тормышта – барысы да ал да гөл.


Фикер өстәү