Йолдызнамә | 18–24 ноябрь

Кучкар (21.03–20.04) Ыгы-зыгылы вакыт. Никадәр генә тырышсагыз да, эшнең очы-кырые күренмәячәк. Аның каравы, әҗере шәп булачак.

Үгезбозау (21.04–20.05) Ялгыз Үгезбозауларның шәхси тормышына бик матур үзгәреш җилләре үтеп керер. Өстәвенә әле керемнәр арту өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килер.

Игезәкләр (21.05–21.06) Берсеннән-берсе сөенечлерәк вакыйгалар көтелә. Ә инде эшкә килгәндә, кызыксызракларын читкә куеп торсагыз да була – беркем берни әйтмәячәк.

Кысла (22.06–22.07) Бу чорда беренче урында – эш! Шуның аркасында хәтта шәхси мөнәсәбәтләргә дә бераз зыян килергә мөмкин…

Арыслан (23.07–23.08) Истә калырлык вакыйгалар көтелми. Сәламәтлек турында кайгыртыгыз: иң элек туйганчы йокларга тырышыгыз.

Кыз (24.08–22.09) Күңелегезне көзге ямансулык биләп алуга юл куймагыз. Кәефне күтәрү өчен дус-ишләрегез белән аралашыгыз һәм әкренләп кенә Яңа елга әзерләнә башлагыз.

Үлчәү (23.09–23.10) Атна башында шәхси тормышыгызга кагылышлы куанычлы хәбәрләр ишетелер. Хезмәттәге “батырлык”ларыгыз да игътибарсыз калмастыр.

Чаян (24.10–22.11) Эштә әйбәт кенә уңышларга ирешерсез. Әмма үзегезне башына таҗ кигән кеше сымак хис итмәгез. Юкса һавадан җиргә каты гына “егылып” төшүегез ихтимал…

Укчы (23.11–21.12) Бик авыр тоелып торган эшләрне үтә җиңел хәл итеп куячаксыз! Абруегызны күтәреп җибәрү өчен нәкъ менә шул гына кирәк булганын белеп сөенәчәксез.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Күңелегезне йомшартып җибәрердәй вакыйгалар шаһитына әйләнерсез. Атна ахырында матур гына сюрприз көтегез.

Сукояр (21.01–19.02) Һәй, акча проблемасыннан котылып булмас, ахры. Тик куркуга сабышып, калтыранып төшмәгез әле: озакламый монысының да җае чыгар кебек!

Балык (20.02–20.03) Беркемне дә тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Юкса үзегезнең ялгышларга бармак төртеп күрсәтә башларга мөмкиннәр. Атнаның икенче яртысы – иҗат өчен уңайлы чор.


Фикер өстәү