«Йорт хайваннарына да вакцина ясатырга кирәк»

Котыру чире белән авырган хайваннар турындагы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Шушы көннәрдә генә дә республикада тагын шундый берничә очрак ачыкланды. 

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан йогышлы авырулар буенча имин төбәк булып санала.

– Соңгы вакытта безне хайваннарда котыру чире генә борчый. Мондый проблема башка күп кенә төбәкләрдә дә бар. Әлеге авыру белән, гадәттә, кыргый табигатьтә яшәгән хайваннар авырый. Алар аша йорт хайваннарына, ә аннан соң кешеләргә дә йогу куркынычы зур, – ди ул.

Александр Козлов әйтүенчә, соңгы ун елда котыру чире белән авыру очраклары кимегән. Ләкин шулай да чирдән тулысынча котылдык дип әйтеп булмый әле. 2009 елда авыруның 375 очрагы теркәлсә, быел 21 хайванның авыруы ачыкланган. Тукай районында гына да шундый дүрт очрак теркәлгән. Саннар зур булмаса да, һәр очрак кеше өчен куркыныч тудыра, ди белгечләр.

– Котыру авыруы башлыча төлкеләрдә очрый. Ул аны 270 көн эчендә башка җәнлекләргә дә таратырга мөмкин. Шуңа күрә, хайваннарга котыру чирен кисәтү максатыннан, республикада 2016 елдан башлап вакциналар таратыла, – диде ул.

Бүлек җитәкчесе әйтүенчә, ел саен мондый вакциналар 2 млн доза таратыла. Быел аларның саны күбрәк тә әле – 2 млн 450 мең дозага җиткән. Алар төлкеләр күпләп йөри торган урыннарга, аларның ояларына янына язын, җәен һәм көзен куела. Көзге чаралар исә районнарда 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр үткәрелә.

Без дә, Питрәч районына барып, әлеге эшләрнең ничек башкарылуын үз күзләребез белән күреп кайттык.

Бу көнне белгечләр, хайваннарны җәлеп итәр өчен, алдавыч эченә вакцина салынган брикетларны агач төпләренә салып чыкты. Баш ветеринария идарәсе белгече Ринат Мөфтәхетдинов аңлатуынча, бер квадрат километрга 20–25 алдавыч куела. Һәр төлке оясы янына шундый 8–10 брикет салына. Быел көзен әлеге максатларга 900 мең доза вакцина әзерләнгән. Алдавычларның составында иттарткычтан чыгарылган ит, эчендә поэлитилен пакетта вакцина яшерелгән.

Питрәч районы ветеринария берләшмәсе башлыгы Раил Газизов әйтүенчә, Питрәч районына елына 60 мең доза вакцина бирелгән. Көзен шуның 24 меңе таратыла. Әлеге районда да узган ел – өч, быел бер котыру очрагы теркәлгән. Июльдә Пановка бистәсендәге бер йортка кереп, төлке хуҗабикәне тырнаган булган. Бәхеткә, хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Бүген таратылган вакциналарның нәтиҗәсен белгечләр ике атнадан соң беләчәк. Раил Газизов әйтүенчә, гадәттә, 80–85 проценты ашалып бетә икән.

– Ялгыш этләр, башка хайваннар ашаса да, зыяны юк, – ди белгечләр.

Вакцинаны күбрәк тарату урыннарын Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белән берлектә билгелиләр икән.

– Без вакцинаны корырак һавада, салкыннар башланганчы таратырга тырышабыз. Соңга калса, аның файдасы булмаска мөмкин, – дип аңлатты Ринат Мөфтәхетдинов.

“Вакцина ясау мәсьәләсенә белгечләр генә түгел, авыл халкы да җаваплы карасын иде”, – дигән теләген белдерде Александр Козлов.

– Йорт хайваннарына да вакцина ясатырга кирәк. Аны бушлай ясатырга мөмкин. Авыру эләксә, соң булырга мөмкин. Хайваннарда аны дәвалап булмый. Ә авыру хайван тешләгән, тырнаган, селәгәе тигән кешегә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү