Көзен – пычрак, кышын кар ералар

Газетабызның 18 октябрь санында “Юлы бар – йөреп булмый” дип исемләнгән язма басылып чыккач, редакциягә Биектау районының Татар Урматы авылы халкы мөрәҗәгать итте. “Бездәге хәлләр дә бик аяныч. Килеп, үз күзләрегез белән күреп китегез әле”, – диделәр. Халык безне авыл башына ук чыгып каршы алды.

“Безнең хәлне үз башына төшкән генә аңлар”

Татар Урматы авылы зур түгел. Буш йортлар күп. Авылга кадәр асфальт юл түшәлгән анысы. Үзәк урамның берсе булган Наримановта да юллар алай ук начар түгел. Монда үзарасалым акчасына һәм шул урамда яшәүче фермер ярдәме белән комлы-вак таш катнашмасы (щебёнка) җәелгән. Ә менә Кызыл Байрак урамында яшәүчеләрнең хәле чыннан да мөшкел. Ике чакрымга сузылган урам юлларында трактордан кала башка транспорт узарлык түгел. Керсәң – кереп, чыксаң чыгып булмый.

Безне каршы алучылар арасында Елена Баталова да бар иде. Ул ире белән бергә әлеге авылга өч ел элек күченеп кайткан икән.

– Без бирегә Оренбург өлкәсеннән чиста һавалы авылда яшибез дип кайткан идек. Йорт сатып алдык. Дуңгызлар, казлар, бытбылдыклар үрчетәбез. Барысы да бик ошый. Халкы да, саф һавалы, тыныч авылы да. Ләкин шушы юлсызлык кына тәмам хәлне алды, – дип көрсенә ул. – Яраткан эшемне дә шушы сәбәпле югалттым. Заводта мине бик хөрмәт итәләр, бәялиләр иде. Кышкы буранлы көннәрдә авылдан чыгып җитә алмаганлыктан, өч тапкыр соңга калгач, эштән җибәрделәр. Безнең хәлне үз башына төшкән кеше генә аңлар. Өйдән чиста, пөхтә итеп киенеп чыгып китәбез. Эшкә сазга баткан машинаны берничә тапкыр этеп чыгарып хәлдән таеп, пычранып, кәеф төшеп көч-хәл белән килеп җитәбез. Авылдан читкә барып эшләүчеләрнең барысы да хроник салкын тиюдән җәфалана.

Авыл үзе дә җайсызрак урында урнашкан. Ышыклап торырга урманнары да юк. Күптән түгел генә бер фермер бераз агачлар утырткан утыртуын, ләкин аларның гына әлегә әллә ни файдасы юк. Без килгән көнне дә бик көчле җил иде. Ә кышын һәр җиргә кар сала. Кыскасы, авыл халкы язын-көзен – пычрак, кышын кар ерып йөрергә мәҗбүр.

– Кышын һәм язын юллар тагын да начарлана. Гел кар себереп, буранлап торгач,  тракторлар да чистартып өлгерми. Күрше авылдан бик көттереп кенә киләләр. Солярка да кыйммәт, дип акланалар, – ди Рамил Гыйльманов.

Татар Урматы авылы Көркәчек авыл советына карый. Аның башлыгы Гөлнара Закирова әйтүенчә, биредә 50 кеше теркәлгән. Күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да, кибет тә юк. Кирәк-яраклар сатып алырга халыкны атнага бер тапкыр күрше Ямаширмә авылына машина йөртә икән.

– Товар алып кайтып булмагач, кибетне дә яптылар. Үзарасалым акчасына өч-дүрт “КамАЗ” комлы-таш катнашмасы алып кайтып бушаттылар. Бер елда җыелган акчалар берничә метр юлны түшәргә генә җитә. Икенче елга анысы да аска, пычрак астына батып кала. Нәтиҗәле, сыйфатлы юл булсын өчен ташны калын итеп җәяргә кирәк. 20 тонна таш 15 метр юл түшәргә генә җитә. Әлеге акчалар белән без ун елда да яхшы юллар күрә алмаячакбыз, – дип көрсенә Татар Урматы  халкы.

Яхшы юллар – гомер буе шушы авылда яшәүче 83 яшьлек Әнзия Вәлиәхмәтованың да хыялы.

– Кайчандыр авылыбыз бик зур иде. Ике урамны тоташтырып торган күпер дә бар иде. Ул да агып китте. Колхоз да таркалды. – ди ул. – Ә юлның бездә булганы да юк. Аеруча соңгы елларда начарланды. Шунлыктан яшьләр дә китеп бетте. Югыйсә Казаннан да, район үзәгеннән дә ерак түгелбез. Хәзер картлар гына утырып калдык бит инде, балам. Акча җыярга дисәләр дә, бирәбез, әлбәттә. Кешедән калмыйбыз.

“Ашыгыч ярдәм” машинасы керә алмый

Авыл халкының күпчелеге өлкән яшьтә булгач, еш кына “ашыгыч ярдәм” дә чакырырга туры килә. Ләкин берничә тапкыр килеп батып калганнан соң, табибларның әлеге авылга килүдән баш тарткан чаклары булгалый икән.

– Аллергия белән җәфаланам мин, – ди Елена. – Быел февраль азагында шушы юлсызлык аркасында реанимациягә эләктем. Шешенә башлагач, табиблар чакырткан идем. Беренче “ашыгыч ярдәм” машинасы керә алмыйча, кире борылды. Ә минем хәлем начарланганнан начарая барды. Икенче юлы УАЗик машинасында килделәр. Анысы да ярты юлга кадәр генә керә алды. Кар ерып, көч-хәл белән алар янына барып җиткәч, һуштан язып егылганмын. Шеш бөтен эчке органнарга таралган иде.

Инсульт кичергән әнисен һәм абыйсын тәрбияләүче Равия Шакирова янына да кердек.

– Җәй көне табиблар һәрдаим килеп йөрде. Проблема булмады. Ә башка вакытта авыр, әлбәттә. Язын, кышын хәлләре начарланмаса, авыраеп китмәсәләр ярар иде, дип телим, чөнки безнең йортка кадәр машина кереп җитә торган түгел, – ди ул.

Авыл халкы әйтүе буенча, моңа кадәр фельдшер 20 чакрымдагы Ямаширмә авылыннан килеп йөргән. 32 ел эшләгәч, пенсиягә киткән. Шушы көннәрдә үзе дә аяклары авыртып, җитди операция кичергән икән. Авыл халкы моның сәбәбен дә кар ерып йөрүдән күрә.

Рамил Гыйльманов та алты тапкыр инсульт кичергән әтисен тәрбияли.

– Әтием йөри дә, кашык тотып ашый да алмый. “Ашыгыч ярдәм” машинасы килми калганы юк үзе. Авыл башында торгач, ничек тә җайлыйбыз, – ди ул.

Ярдәм көтәбез 

Үзарасалым акчалары гына җитмәгәч, авыл халкы юлга таш түшәр өчен өстәмә акча җыя башлаган. Әлеге вакытта 39 мең сум акча җыелган.

– Кеше аз булгач, акча бик авырлык белән җыела. 100 мең сум акча җыелса да, яхшы булыр иде. Ә озак елларга җитәрлек сыйфатлы юл өчен безгә 500 мең сум кирәк. Ләкин шунысы чын күңелдән сөендерде: халык өметләнә һәм хәлне аңлап кабул итә. Җыелыш җыеп барысын да аңлаттык. Каршы килерләрме икән, дигән курку бар иде. Юк. Киресенчә, авыл башындагы йортта яшәүче 92 яшьлек апа акчасын: “Бик ризамын. Эшләгез генә”, – дип елый-елый чыгарып бирде, – ди әлеге эшләрне башлап йөрүче Елена Баталова.

Авыл советы башлыгы Гөлнара Закирова әйтүенчә, алар мөмкин булганның барысын да эшли. Ләкин халыктан җыелган үзарасалым акчалары гына проблеманы хәл итеп бетерә алмый.

– Без 2013 елдан бирле үзарасалым җыябыз. Беренче елларны – 200, узган ел 250 сумнан җыелдык. Былтыр, дәүләт ярдәме белән, 75 мең сум акча тупланды. Әлеге акчаны юл өчен тоттык. Ташны бер елны – Нариманов, икенче елны Кызыл Байрак урамына салдык. Быел әлеге сумманы арттыру мөмкинлеге булачак. 20 ноябрьдә Татар Урматы авылында узачак җыенда шул мәсьәлә каралачак. Әгәр кеше башыннан 1 мең сум җыйсалар, авылдан 50 мең сум акча тупланачак. Шуны 4кә тапкырлагач, 250 мең сум булачак. Әгәр халык риза булса, әлеге сумманы арттырырга да мөмкин. Шуңа күрә мин аларга әлегә өстәмә акча җыймый торырга киңәш итәм. Чөнки үзарасалым итеп җыелган очракта, файдалырак бит, – дип аңлатты Гөлнара ханым.

Димәк, өстәмә акча җыюдан кала, әлегә авыл халкының тагын бер юлы бар: 20 ноябрьдә узачак җыенда җыярга кирәкле сумма турында килешергә дә, аның  дүртләтә артуын көтәргә генә кала…

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү