Көнчелек нидән барлыкка килә һәм ул нинди төр кешеләргә хас?

*Кешенең көнчелеге гәүдәсенең симметрияле булу-булмавына бәйле. Мичиган университеты галимнәре 2 меңнән артык фотосурәтне өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Гәүдә төзелеше симметрияле булмаган кешеләр арасында көнчеләр күбрәк икән. Галимнәр моны кешенең үз тышкы кыяфәтеннән канәгать булмавы, башкаларны үзеннән өстенрәк санавы белән аңлата. Иң кызыгы шул: колагы тырпайган ирләр арасында көнчеләр күбрәк очрый икән.

*Көнчелек – гаилә таркалуга китергән төп сәбәпләрнең берсе. Аерылышуга бәйле рәсми саннарга күз салсак, бүген гаиләләр нигездә гаилә тормышына әзер булмаган килеш өйләнешү (8 процент), хыянәт (11 процент), акча җиткерә алмау (18 процент), көнчелек (63 процент) аркасында таркала.

*Кеше депрессия вакытында гына көнләшми. Башка чакта бу хис аны даими рәвештә озата бара. Кешенең бөтенләй көнләшмәве авыр психик чирнең башлангычы турында сөйли, ди табиблар.

*Кыска буйлы кешеләр ныграк көнләшә. Галимнәр моны да комплекслар белән аңлата. Әйтик, буе 165 сантиметрдан кыскарак булган ир-атлар 175 сантиметрдан озынрак буйлылар белән чагыштырганда өч тапкыр ешрак көнләшә икән.

*Ир-атның көнчелегенә – эгоизм, хатын-кызларныкына гормоннар сәбәпче. Баксаң, ир-ат эгоистрак булган саен ныграк көнләшә икән. Хатын-кыз исә бу хискә гормоннары “котырган” чорда бирешә. Йөкле һәм баласына ике яшь тулмаган әниләр аеруча көнче булалар икән. Шуңа күрә бу чорда ир-аттан хатынына карата аеруча игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү