Көрәшүдән бигрәк, кисәтү алмаска кирәк

Узган атна ахырында Казанда иң көчле көрәшчеләрне ачыкладылар. Республика чемпионатында җиңгән егетләр ил күләмендә Татарстан данын яклаячак. Ярыш бетте, медальләр тапшырылды, бүләкләр таратылды, төп сорауга исә җавап табылмады: һәр чемпион батыр була аламы?

Әле ярый зурга китмәде

“Төне бу йоклый алмый яттым”. 130 килолы егетләр ярышында икенче урынны алган Радик Сәлахов “ВТ” хәбәрчесенә әнә шулай диде. Әлмәт көрәшчесенең күзенә йокы кермәүнең сәбәбе – ярышның беренче көнендә булган шау-шулы вакыйга. Моңарчы биш мәртәбә республика чемпионы булып танылган Сәлаховка икенче әйләнештә үк Казан батыры Лениз Абдуллинга каршы чыгарга туры килде. Икесе дә көчле егетләр, берсенең дә бил бирәсе килми. Озак тартыштылар. Башта Лениз отып барды. Әмма ул өч кисәтү алгач, хөкемдарлар җиңүне Радикка бирде. Кагыйдәсе шундый хәзер. Көрәшүдән бигрәк, кисәтү алмаска кирәк.

Абдуллин ягының оттырасы килмәде, мондый көрәш тамашачыга да ошамады. Кыскасы, тавыш чыкты. Нәтиҗәдә оештыручылар егетләрне янә көрәштерергә карар кылды. Монысында да Сәлахов өстенлеккә иреште һәм келәм уртасында үз тамашасын оештырды: каны кызган егет кулын терсәктән бөгеп, уртасына икенче кулын тыкты. Ишарәнең мәгънәсе барысына да аңлашылды. Тамашачы сызгыра башлады, келәмгә су шешәләре очты. Баш хөкемдар, легендар көрәшче Ильяс Галимов үзенең дәвамчысы булырга тиешле Радикка гафу үтенергә кушты. Тегесе кулын күкрәгенә куеп, берничә мәртәбә башын иде. Ул арада келәм читендә Сәлахов тарафдарлары һәм каршы як арасында гауга чыкты. Шөкер, анысы зурга китмәде. Югыйсә тавыш “Ак барс” көрәш сарае диварларыннан читкә чыгачак иде.

Көрәш тамашачысы арасында бу хәлне йөрәгенә якын кабул итүчеләр җитәрлек булды. Хәтта берничә кеше көрәш федерациясе башкарма директоры исеменә хат язды. Сәлаховның язмышы шимбә көнне хәл ителергә тиеш иде. Ахыр чиктә, егетне ярыштан төшереп калдырмаска карар кылдылар. “Бу мәсьәләне президиум утырышында тикшерәчәкбез. Сәлахов ярты яки бер ел ярышларга кертелмәскә мөмкин”, – диде көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Зәйдә туып үсеп, Әлмәт өчен бил алышучы егетнең дә фикерен белештек. “Яңадан көрәштергәч, ачуым чыкты, хисләр ташып ашкан вакыт булды ул. Ямьсез ишарә ясавым да әнә шуның аркасында булды. Тамашачыларга түгел иде ул. Ул мизгелдә бөтен дөньясына ачулы идем. Бар халыктан гафу үтенәм, кабат мондый әйбер булмаячак. Лениздан да гафу үтендем, кул кысыштык. Нинди җәза бирсәләр дә, кабул итәчәкмен”, – ди ул.

Җиңү өчен балл гына җитми

Радик – шәп егет, көчле көрәшче. Әмма батыр булу өчен бу гына җитми. Батырдан үрнәк алалар, ул – милләт сакчысы. Егетләрне тренерлары бил бирмәскә, балл алырга, ничек тә аста калмаска өйрәтә. Ә чын батыр булырга өйрәтәләрме?

— Килешәм. Тәрбия мәсьәләсенә игътибар җитәрлек бирелми әле бездә. Көрәшергә өйрәтәбез, көрәшче булырга, саклаучы-яклаучы булырга өйрәтмибез. Тренерларны җыеп, кабат-кабат шуны исләренә төшерергә кирәк, – ди Равил Хәйруллин.

Көрәш җанатары Рөстәм Зарипов та шул фикердә.

– Минемчә, көрәшнең төп максаты – батырлар тәрбияләү! Элекке заманда шулай булган да. Кечкенә малайларны бакча яки мәктәп тәрбияләмәгән, бабайлар тормышка өйрәткән. Баланы физик, акыл һәм рухи яктан үстергәннәр, батыр тәрбияләгәннәр. Малайларга бер-берсенә кардәшләрчә карарга, шөгыльләнгән вакытта бер-берсен җәрәхәтләмәскә, хөрмәт итәргә өйрәткәннәр, кардәшлек хисләрен дә тәрбияләгәннәр. Чөнки иртәгә яуга чыксаң – бергә көрәшкән, әзерләнгән кардәшең белән җилкәгә-җилкә, аркага-арка куеп сугышасы булырга мөмкин. Шөгыльләнгән вакытта хәрәмләшкән, бер-береңне ваткан булсаң – кардәшлек, бер береңә ышану турында сүз була алмый, – ди ул. – Шуңа күрә дә көрәшеп чыныккан безнең бабайлар. Бокстагы кебек сугышып та, таяклар белән кыйнашып та түгел, корал белән бер берсен җәрәхәтләп тә түгел, нәкъ менә көрәшеп! Ә хәзер көрәштә күп тренерлар физик якка гына басым ясый, батырлар түгел, җиңүчеләр генә әзерли. Шуны үзгәртәсе иде. Минемчә, Батыр  ул – халык кабул иткән көрәш бәйгеләре җиңүчесе. Халык кабул итсен өчен, тамашачыларның хөрмәтенә лаек булу кирәк. Гәүдә көче генә түгел, көчле рух һәм зиһен дә булырга тиеш.

Үзебез аңлыйбызмы?

Кеше алдына чыгабыз, кунаклар чакырабыз, исемнәр алабыз, дип шаулаган арада әнә шул сыйфатлар читтә кала түгелме? Батырны чемпион гына дип кабул итмибезме? Келәмгә чыгучы егетләр моны аңлыймы? Көрәшнең спорт төре генә түгел, милләтне тотып торган баганаларның берсе булуын чамалыймы? Көрәшнең миллилеге белән бергә аның мәгънәсе дә югалмыймы? Башкалар чамаласын дип кертелгән кагыйдәләрне үзебез аңлыйбызмы? Җавап табасы сораулар күп әле.

– Күп көрәшчеләрнең үзләренә дә бүгенге кагыйдәләр ошамый. Алым ясарга түгел, көндәшнең кагыйдә бозганын, кисәтү алганын көтәсе. Җәрәхәтләр күбәйде. Димәк, бу үзгәрешләр көрәшчеләр өчен түгел булып чыга. Тренерлар да зарланып йөри. Балалар көрәштән китә, ничек әзерләргә белмиләр. Кагыйдәләр еш алышынып торганга, хөкемдарларга да җиңел түгел. Халыкка да бу ошамый, – ди Рөстәм Зарипов. – Алайса, кемгә ошый бу үзгәрешләр? Оештыручылар гына кала. Чит илләргә яраклашырга тырышып, елга бер ярыш уздырыр өчен кертелмиме бу үзгәрешләр? Без хәзер чатка килеп җиттек, һәм кайсы юл белән китәсен хәл итәргә кирәк. Йә без көрәшебезне яңа сулыш белән кабаттан яшәртеп җибәрәбез, йә ул башка спорт төренә әверелеп, юкка чыга. Без көрәшче, көрәшле, батыр халык идек, шундый булып каласы иде!

Теләче – беренче

Быелгы ярышның чемпионнары булып  Раббани Нургалиев (Казанның Вахитов районы), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Динар Кәримуллин (Теләче), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Нәфис Галиев (Кукмара), Илмир Төхфәтуллин (Казанның Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Биектау), Муса Галләмов (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч) танылды. Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Әлмәт, Кукмара көрәшчеләре өченче булды.

Илнар Хөснуллин 

 

ФОТО: "Татар-Информ"

Фикер өстәү