Какланган каз күгәрмәcен өчен нишләргә? | РЕЦЕПТ

Казны юып, коры чүпрәккә куябыз. Тулысынча корып беткәч, тышын да, эченә дә яхшылап тозлыйбыз. Эчен тозлагач — ул күгәрми (тозны күбрәк салыгыз).

Казны кәгазь капчыкка салып яки азык кәгазенә төреп, чормага элеп куярга кирәк. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә, яки кайнар сыга тыгып алырга кирәк. Кояш төшә торган урынга элеп кую зарур. Кояш яхшы кыздырганда, 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.

Какланган казны суыткычка куймагыз, тәме югалачак. Кояшлы урында да тотмагыз, кибеп төшәчәк. Аны салкынча, кояш төшми торган урында саклагыз.


Фикер өстәү