Карабодайга бәяләр артуның сәбәбен аңлаттылар

Татарстанда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы карабодай чәчүлекләре мәйданнарының кимүенә бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

«Карабодайга бәяләр бераз арта. Мөгаен, бу карабодай чәчү мәйданнарының кимүенә бәйле. Бездә карабодай запасы җитәрлек, аның бәяләре критик күрсәткечкә кадәр үсәр дип уйламыйм», – диде Гатауллина.

Татарстанстат сайтында төп туклану продуктларына атна саен бастырылган мониторинг нигезендә, 21-28 октябрьдә карабодайга бәя 2,1 сумга (38,04 сумнан 40,22 сумга кадәр) арткан.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196467/

Фикер өстәү