Казан – 2040: башкала ничек үзгәрәчәк?

Мәгълүм булганча, Казанның Генераль планы 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла. Яңасының ахыргы варианты исә ел ахырына әзер булачак. Киләчәктә Казан ничек үзгәрер? 2040 елга башкалабыз нинди булыр? Әлеге сорауларга җаваплар документта күрсәтелгән.

Парклар һәм поликлиникалар    

Башкаланың яңа генпланын “Мәскәү генпланы институты” белгечләре эшләде. Алар планлаштыруы буенча, Казанда берничә зур иҗтимагый киңлек төзеләчәк. Шул ук вакытта шәһәр күптөрле юнәлешләр: юл челтәре, җәмәгать транспорты, инженер инфраструктурасы, социаль объектлар буенча да үсәчәк.

Документтан күренгәнчә, елга порты танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә зур эшлекле үзәк барлыкка килер дип планлаштыралар. Гадел Кутуй, Гвардия һәм Родина урамнары тирәсендәге сәнәгать зонасы да үзгәреш кичерәчәк. Әлеге мәйданны яшелләндерергә ниятлиләр. Бишбалтадагы эре оешмалар шәһәр читенә чыгарылып, бистә яңа сулыш алачак. Шулай ук  “Салават күпере” һәм “Урман аръягы Сити” торак комплекслары да үсәчәк.

Болардан тыш, 2035 елга Казан тагын да яшелләнәчәк. Яшел мәйданнар, 40 процентка артып, 12 гектарга кадәр җитәчәк. Башкалабызда яңа парклар, яр буйлары, скверлар, җәяүлеләр өчен бульварлар да артачак. Мәсәлән, “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда зур парк барлыкка киләчәк.

Социаль инфраструктура да үсәр дип ниятләнә. Яңа урыннарда мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар булдырылачак. Генпланнан күренгәнчә, сәламәтлек саклау тармагына караган 43 яңа объект: тәүлек буе эшли торган алты стационар, 10 поликлиника, беренче звено табиблары өчен 27 офис төзеләчәк.

2040 елга башкалада мәгариф учреждениеләре дә артыр дип уйланыла. Балалар бакчаларында – 128 мең, мәктәпләрдә – 274 мең, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 меңнән артык яңа урын булдырылачак.

Халкы артып, яңа биналар төзелеп торган зур шәһәрне су һәм җылылык белән тәэмин итәргә кирәк. Хәзерге вакытта казанлыларны су белән “Волжский” суалгычы тәэмин итә. Аның куәте тәүлегенә 510 мең куб метрны тәшкил итә. Киләчәктә аңа ярдәмгә Лаеш районында “Столбищенский” (тәүлегенә 200 мең куб метр куәтле) суалгычы булдырылачак. Ә җылылык һәм электр белән Идел буе һәм Совет районнарында төзеләсе ике яңа җылылык электр станциясе тәэмин итәчәк.

Иң мөһиме шунда: яңа генплан буенча шәһәр халкы фикерен дә тыңладылар. Төрле очрашуларда, интернет аша аларның тәкъдимнәре тупланды, уңай һәм тискәре яклары тагын бер кат каралды.

Оста барда телең тый

Генераль пландагы тагын бер мөһим һәм иң күп бәхәсләр тудырган тема ул – юллар. Аеруча Дәрвишләр бистәсендә булачак үзгәрешләр анда яшәүчеләрне митингларга чыгарга этәрде, социаль челтәрләрдә кызу фикерләр алышуга китерде.

– Бүген микрорайонда хәлләр шактый катлаулы, – ди Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров. – Моны Тынычлык урамындагы “бөке”ләрдән дә аңлап була. Әлеге юллардан сәгатенә 1000–1500 машина (һәр якка икешәр полоса) уза. Бу инде – соңгы чик. Киләчәктә автомобильләр саны арткач, хәлләр тагын да катлауланачак. Яңа юл кирәк.

Моны бистәдә яшәүчеләр үзләре дә бик яхшы аңлый кебек. Аңлый, ләкин шул ук вакытта алар белгечләр фикере белән дә килешми.

Эш шунда ки, генпланны төзүчеләр киләчәктә шәһәрдән чыгуның башка юлларын тәкъдим итмәкчеләр. Проекттан аңлашылганча, Тынычлык урамында машиналар агымын киметү максатыннан, ике вариант тәкъдим ителгән. Аның икесе дә М7 трассасына чыга. Киләчәктә яңа юлны Липатов урамында салмакчылар. Бер вариант буенча, юл – урманга, икенчесе буенча йортларга якын.

Активистларның берсе Денис Кропотов белдергәнчә, бистәдә яшәүчеләргә ике вариантның берсе дә ошамый.

– Йортларыбыз яныннан ук зур юл узуын теләмибез. Урманны кисүгә дә каршы без. Монда балалар белән ял итәргә, саф һава суларга, чаңгыда шуарга киләбез, – ди ул.

Тимур Кадыйров, әлеге юллардан бистә халкы гына түгел, ә аларга хезмәт күрсәтүчеләр дә йөри, ди.

– Безгә юллар кирәкми, без машинада йөрмибез, диючеләр дә бар. Ләкин күп вакыт алар урамнарның, юлларның машиналар өчен генә түгел, ә бөтен кеше өчен дә кирәклеген оныта. Шушы ук юлдан янгын сүндерүчеләр, “ашыгыч ярдәм” машиналары, кыскасы, халыкка төрле хезмәт күрсәтүчеләр йөри. Шәһәр урамнардан башка була алмый, – ди ул.

Бистә халкына кагыла торган тагын бер юл – Тау ягы массивы буйлап узачак дублер юл. Тимур Кадыйров аңлатуынча, тәкъдим ителгән вариантлардан бистә халкы нәкъ менә шул юлны сайлаган. Һәм ул генплан буенча комиссиядә расланган да.

– Күпчелек шулай сайлады. Һәм бу – чыннан да, иң уңышлы юл. Ул бистә халкының гына түгел, ә күпчелекнең тормышын җайлаячак, – ди ул. – Генпланның төп бурычы – күпчелек шәһәр халкының ихтыяҗларын кайгырту. Бездә беркемгә дә кирәк булмаган юллар төзелми.

Бистәдә яшәүчеләр үз фикерләрен урамга чыгып җиткерсәләр дә, күпчелек читтән генә күзәтә. Чөнки алар оста барда телне тыярга кирәклеген дә, дөрес сүзгә җавап юклыгын да бик яхшы аңлый.

Вставка

Генплан – саннарда

– Генплан проекты буенча, барлыгы 356 км яңа магистраль, 57 юл чишелеше һәм 73 күпер салыначак.

– 2040 елга урам-юл челтәре озынлыгы 20 процентка артып, 2203 чакрымга кадәр җитәчәк.

– 26 яңа метро станциясе төзеләчәк. Метроның 20 чакрымга сузылган икенче линиясендә 12 станция булачак. Әлегә шуның дүртесе – “Фучик”, “ТАССР оешуга – 100 ел”, “10 нчы микрорайон” һәм “Сахаров” линиясе генә проектка кертелгән.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү