Казан уртасында каз өмәсе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Шушы көннәрдә Иске Татар бистәсендә  дә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Әлеге чараны “Татар утары” ресторанының генераль директоры Венера Шаһиәхмәтова оештырды.

– Бервакыт дусларымның авылына кайттым. Шунда  каз өмәсенә эләктем. Башыма бер уй килде. Туктале, мин әйтәм, моны бит Казанда да үткәреп була, дим. Халыкка бик ошый. Милли гореф-гадәтләребезне башкаларга да күрсәтәсе килә бит. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз, – ди ул.  Шәһәр халкының мондый бәйрәмгә сусаганы күренеп тора. Хәтта “Каз өмәсе”нең театральләштергән өлешен күрсәтүче артистлар да,  мондый чара яшьлеккә кайтара, ди.

–  Үзебез дә авылда үсеп, каз йолкыган кызлар без. Каз өмәсенең Казанда оештырылуын  белгәч, бик сөендек. Монда ике ел рәттән киләбез инде. Алдан әзерләнәбез. Быел да Илфат Камалиев пычакларын кайрап килде. Ул иң җаваплы эшне башкара: казларны суя, – ди Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Энҗе Камалиева.

–   Заманында каз да суйдык, мамыгын да сибеп йөри идек. Бу күренеш безне авылга, балачакка кайтара. Алия каз йолкыячак, – дип сүзгә кушыла шул ук театр артисты Фәнис Кәлимуллин.

Халыкка әлеге йоланы дүрт артист күрсәтте – Камалиевлар һәм Кәлимуллиннар гаиләсе.

– Бик оста эшлиләр. Яшьлекккә кайткандай булдык. Узган ел да килгән идек. Бик ошатып кайттык, – ди 69 яшьлек Гөлфия Шакирова.

Зилә Кәримова җәен Питрәчтә торса, кышка Казанга күченә икән.

– Без – биш хатын-кыз. Казанда узган милли бер генә чараны да калдырмыйбыз. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклаган урын дип  “Татар утары”н саныйбыз. Халыкның  күңелен күреп, коймак, чәй белән сыйлап җибәрәләр. Оештыручыларга рәхмәт, – ди ул.

“Каз өмәсе”н карарга килүчеләр арасында яшьләр дә күп.  Казанда белем алучы студентлар икән.

– Мин – рус кызы. Телне белмим, аңламыйм. Әмма бүген рәхәтләнеп биеп тордым. Бу бәйрәмнең нәрсә икәнен яхшы аңладым. Бик ошады. Киләчәктә татар телен өйрәнергә кирәк дигән фикергә килдем, – ди КФУның 2 курс студенты Светлана Пономарева.

Ә менә Нәкыя ханым Казанга кунакка килгән. Финляндиядә яши икән.

– “Каз өмәсе”нә эләгермен дип уйламаган идем. Бик ошаттым,  күреп шаккаттым, – ди ул.

Чынлап та, гармун тавышы бирегә узып баручыларны да чакырып алды булса кирәк. Беркем оялып тормый, рәхәтләнеп күңел ача. Ә артистлар халыкны уята белә. Илфат Камалиевның “усал ата каз”га әйләнүе бөтен кешене урыннан кузгатты. Биемәгән кеше калмады. “Капкалы”, “Йөзек салыш”ны да уйнадылар.

– “Каз өмәсе”н “Татар утары” өченче ел үткәрә инде. Шәһәрдә яшәсәк тә,  авылга кайтып килгәндәй булабыз, – ди Иске Татар бистәсен үстерү һәм Кабан күле ярларын төзекләндерү фонды, Татарстанның ресторан һәм кунакханә җитәкчеләре берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов. – Элек бу йола вакытында егетләр уңган-булган кызларны үзләренә сайлап ала торган булган. Кем нинди эшкә оста, барысы да каз эшкәрткәндә күренгән. Безнең халык каздан ни генә пешерми, – ди ул.

Биредә каз итеннән пешерелгәннәреннән тыш, тагын бик күп тәмле ризыклар белән сыйланып була. Өмәдәге коймакны гына алыйк. Пешекчеләр тәлинкәгә куеп тора, ул минут эчендә юкка чыга.

– Без ризыкларны элеккечә пешерәбез, мичтә утын ягып әзерлибез. Аның тәме дә безнең бала чактагы кебек,– ди Венера Шаһиәхмәтова.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү