Казанда 13 баланы янгыннан коткарганнар

Бүген Казан үзәгендә урнашкан күп катлы йортта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр 28 кеше, шул исәптән 13 баланы уттан коткарды. Аларның 5есен хастаханәгә алып киттеләр. Табиблар әйтүенчә, хәлләре канәгатьләнерлек.

Назарбаев урамындагы йортта янгын чыгу турындагы хәбәр коткаручыларга иртәнге сәгать 10 туларга 16 минут калып барганда килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр 2 минуттан вакыйга урынына килеп тә җитә. Утның дүртенче катта чыгуы ачыклана. Дүртенче һәм аннан да өстәрәк урнашкан катларда яшәүчеләрне автобаскыч ярдәмендә төшерергә туры килә. Шул рәвешле 5 кешене коткаралар. Шулардан 3есе – балалар. Янгыннан барлыгы 28 кеше, шул исәптән 13 баланы коткаралар. 20 кеше урамга үзләре чыга. Биш баланы хастаханәгә алып китәләр. Утны ярты сәгать эчендә сүндерәләр.

Әлеге бинада элек тулай торак урнашкан. Соңрак аны торак йорт итеп үзгәрткәннәр. Янгын баскыч мәйданчыгында чыккан дип фаразлана. “Йортта яшәүчеләр анда ял итү урыны оештырган, – ди Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев. – Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булып санала”.


Фикер өстәү