Казанда «Аммоний» предприятиесен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ ВЭБ рәисе Игорь Шувалов белән тышкы күзәтү процедурасы шартларында «Аммоний» АҖнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү һәм предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда предприятиенең тотрыклы эшен саклап калуга һәм аны бөлгенлеккә төшермәү яклы булуларын әйттеләр», — диде Лилия Галимова.

Лилия Галимова сүзләренчә, күзәтү процедурасы «Аммоний» АҖендә күчеш чорында түләү сәләтен торгызу максатыннан кертелгән һәм процессның барлык яклары белән килештерелгән. «Россия ВЭБ һәм Татарстан җитәкчелеге тармак инвесторын җәлеп итү эшен дәвам итә», — дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Арбитраж суды 2019 елның 26 ноябрендә Россия ВЭБ дәгъвасы буенча «Аммоний» заводында 7 айга күзәтү процедурасын кертте. Компаниянең корпорация алдындагы бурычы 15 млрд сумнан артып китә.


Фикер өстәү