Казанда бакча урынына парк булдыру планлаштырыла

Казанда велосипед юллары булган яңа парк барлыкка килергә мөмкин. Универсиада проспекты буйлап, Дауриядән Танк урамына кадәрге биләмәдә парк булдыру планлаштырыла. Биредә тау битендә җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлларын булдыру, агач-куаклар утырту күздә тотыла.  Бу урында торак йортлар төзелмәячәк.

Киләчәктә яңа парк аша Универсиада авылыннан Горки-Әмәт урманына кадәрге яшел территориядә җәяүлеләр өчен юл салу турында сүз бара. Велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлларыннан “Әмәт” метро станциясенә дә килеп булачак.

Хәзерге вакытта Универсиада проспекты янындагы бу урында инде 1957 елда ук булдырылган “Любитель” бакчачылык ширкәте урнашкан. Бакчаларның яртысыннан артыграгы ташландык хәлгә килгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү