Казанда Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгына багышланган халыкара конференция була

18 декабрьдә Казанда Сөембикәнең тууына 500 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган халыкара конференция узачак. Бу хакта чараны оештыручы – ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты хәбәр итә.

Конференциядә катнашучыларга Алтын Урданың сәяси тормышында хатын-кызның һәм Тайдула, Нурсолтан, Гәүһәршад, Сөембикә кебек хатын-кыз идарәчеләр үрнәгендә татар ханлыкларының роле, шулай ук урта гасыр төрки-татар дәүләтләре гендер тарихының чыганакларын өйрәнү мәсьәләләре хакында фикер алышырга тәкъдим итәчәкләр.

Галимнәр шулай ук XIII-XVIII йөзләрдә татарларның мәдәни һәм көндәлек тормышында хатын-кызның урыны, татарларның тарихи хәтерендә һәм татар мәдәниятендә Сөембикә образы турында үз фикерләрен әйтә алачак.

Конференция материаллары «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә кадәр» дигән җыентыкта нәшер ителәчәк, мәкаләләрнең бер өлеше «Золотоордынское обозрение» журналында басылып чыгачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197143/

Фикер өстәү