Казанның яңа зоопаркы өчен Африкада яшәүче җәнлек-җанварлар сайлап алынган

Ел азагында Казанда яңа зоопарк ачыла. “Замбези елгасы. Африка” зооботаника бакчасы” дип атала ул. Иске зоопарк җанварларын, шулай ук анда гомер булмаганнарын, Африкадан кайтарып, яңасына урнаштыру башланган.

Әйтик, сурикат, даманнар (кимерүчеләргә охшаш ерткычлар), крокодил һәм ак башлы ике сип (грифка охшаш кош) уңайлы яңа читлекләргә күченгән. Гамадриллар (озынлыгы бер метрга җиткән зур маймыл) да яңа “өй”ләрен күрергә өлгергән. Зоопаркның бүгенгә иң зур хайваны – Захария кушаматлы бегемотка хәтле “Замбези елгасы”на ияләшеп килә икән инде. Әлегә Африка хайваннары әнә шулай яңа урынга җайлаша. Ә инде декабрь ахырында алар тамашачыларны “кабул итә” башлаячак. Гомумән, яңа зоопаркка кайтарылырга тиешле 34 яңа төр хайванның 22се шунда инде. Бу айда тагын 8 яңа җанварның (шулар арасыннан – фламинго, Мисыр челәне, зебра, гепард) кайтуы көтелә. Яңа зоопарк читлекләрен кош-хайваннар белән 2020–2021 елларда тутыру күздә тотыла.

Казанның яңа зоопаркы өчен башлыча Африка континентында яшәүче җәнлек-җанварлар сайлап алынган. Шул ук вакытта әлегә Россиянең бер генә зоопаркында да булмаган хайваннар, әйтик, Африка филләре һәм кара мөгезборыннар сатып алу планлаштырыла икән.


Фикер өстәү