Казанның «Ак Барс» Яшьләр үзәге банкрот дип табылды

Декабристлар урамындагы 1нче йортта, Ак Барс Банкы бинасында урнашкан «Ак Барс» Яшьләр үзәге банкрот дип табылды. Шул хактагы мәгълүмат ТР Арбитраж суды сайтында дөнья күргән.

«Казан шәһәренең «Ак Барс» Яшьләр мәдәни-спорт үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешмасын банкрот дип танырга һәм аңа карата 2020 елның 23 гыйнварына кадәр конкурс производствосы ачарга», — диелә эш материалларында.

Яшьләр үзәгенең банкка аренда килешүе буенча 8 миллион сумга якын бурычы җыелган.

Ак Барс Банкының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, яшьләр үзәге беркайчан да аның филиалы саналмаган.

«Хәзерге вакытта бинага ремонт кирәк. Бүген төзекләндерү эшләрен башкаруның берничә варианты карала. Бинаны алга таба эксплуатацияләү турында карар соңрак кабул ителәчәк», — дип белдерделәр финанс оешмасының матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196285/

Фикер өстәү