Кемгә кирәк? Кемдә бар? | Игълан тактасы

Кемгә кирәк?

Ир-атлар өчен 48-50 үлчәмле күлмәк, чалбар, кофталар, хатын-кызлар өчен 46-48 үлчәмле җәйге киемнәр бар. Кирәк кеше редакциягә 222-09-67 телефон номеры аша хәбәр итсен иде.

Алия. Казан

***

5-6 яшьлек кыз бала өчен ике букча кием бирәм. Араларында бер дә киелмәгәннәре дә бар. Шулай ук үзләре килеп алса, кием шкафы, диванны да биреп җибәрәм. Кирәк кеше редакциягә мөрәҗәгать итсен.

Лилия Х. Буа районы.

***

Кечкенә балалар өчен йомшак уенчыклар бар. Казанда яшибез. Кирәк кешегә үзебез китереп бирә алабыз. 89872076910 телефон номеры аша белешә аласыз.

Гөлфия. Казан

Кемдә бар?

10-11 яшьлек ир бала өчен кышкы аяк киеме, куртка, чалбар кирәк иде. Улымны ялгызым гына үстергәч, акча җиткерә алмыйм. Ярты ел элек бер тапкыр хат язгач, миңа ярдәм итүчеләр булды. Тагын да өметләнеп, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бәлки, берәр кешенең баласына кечерәйгән, тик ятучы киемнәре бардыр. Бик теләп кабул итәр идем.

Телефон номерым редакциядә. Люция

Рәхмәт!

Гаиләбез белән авыр хәлдә калдык. Авылда әтиемә эш юк, әнием исә кыскартылуга эләкте. Беркайдан бер тиен акча килми иде. Мин исә, әлегә мәктәп укучысы. Менә шулчакта безгә кемнәр генә булышмады. Авылдашлар ризыклар китерде. Казан яшәүче күршеләребез киемнәр кайтарды. Мәңге чишелмәс төсле проблемаларыбыз уңай хәл ителде. Әниемә күрше авылда эш булды. Әтием дә эш тапты. Безнең авыр вакытларыбызда апабыз Ландыш “ВТ”га ярдәм сорап язган булган. Газета журналистлары безгә бик күп кирәкле әйберләр төяп кайтты. Безнең язмышыбызга битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә.

Гүзәлия. Кукмара районы


Кемгә кирәк? Кемдә бар? | Игълан тактасы” язмасына фикерләр

Фикер өстәү