КФУ укытучылар әзерләүче иң яхшы уку йортлары арасына кергән

Казан федераль университеты Times Higher Education World University Ranking 2019/2020 (THE WUR by subject 2019/2020) рейтингында “Белем бирү” юнәлеше буенча йөзлеккә керде һәм 94 урынны алды. Әлеге исемлеккә укытучылар әзерләү юнәлешендә эшләүче уку йортлары керә. КФУ бу исемлеккә беренче тапкыр эләкте.

КФУ Мәскәү, Томск дәүләт, Санкт-Петербург политехника университытын һәм Урал федераль университыннан алга чыкты.

  • Безнең өчен мондый нәтиҗә бик мөһим, чөнки КФУны укытучылар әзерләү буенча бик еш тәнкыйтьләделәр. Дөнья рейтингында 94 урын алу без берничә ел элек кабул иткән педагогик белем бирү өлкәсенә бәйле стратегиянең дөрес булуы турында сөйли. Алда безне көчле көндәшлек көтә, позицияне югалтмаска һәм яхшыртырга кирәк, – диде ректор Илшат Гафуров.

КФУның психология һәм мәгариф институты җитәкчесе Айдар Кәлимуллин сүзләренчә, бу күрсәткеч белән уку йорты Россиядәге белем бирү өлкәсенең алга китүен бөтен дөнья күләмендә раслый.

THE WUR by subject 2019/2020 рейтингы уку йортларын 11 төрле юнәлеш буенча бәяләп төзелә. Бу исемлектә “Бизнес һәм икътисад”, “Компьютер фәннәре (информатика)”, “Сәламәтлек саклау һәм медицина”, “Физик фәннәр”, “Психология”, “Гуманитар фәннәр” һ.б. бар. 


КФУ укытучылар әзерләүче иң яхшы уку йортлары арасына кергән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү