Килешү отышлырак, тик озаграк

Ил чикләрен дә саклыйсың, акча да эшлисең. Хәрби хезмәткә контракт нигезендә баручыларга шундый мөмкинлек бирелә. Узган шимбәдә “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” Бөтенроссия агитация акциясе узды. Солдат итеген кияргә әзер ир-егетләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Коры җир гаскәрләре баш җитәкчесе, армия генералы Олег Салюков, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, хәрби комиссар Сергей Погодин барлады.

Акция “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда узды. Бу чараны үткәрү урыны итеп Татарстан икенче тапкыр сайлана. Шул уңайдан Россия Оборона министрлыгына Алексей Песошин рәхмәт белдерде. “Бу – хәрби исәп мәсьәләләре буенча республика һәм район җитәкчеләренең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеге нәтиҗәсе”, – диде ул.

Алексей Песошин сүзләренчә, чакырылыш буенча хезмәт итү срогының бер елга калуы булачак солдатлардан һәм хәрби хезмәткә әзерләүчеләрдән тагын да зуррак игътибар сорый. Бу уңайдан Татарстанда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү өчен укыту-матди база камилләштерелгән, белем бирү учреждениеләрендә хәрби хезмәт нигезләре буенча район мәктәпара укыту-методик үзәкләр булдырылган, кадет мәктәпләре челтәре ачылган, гражданнарны хәрби белгечлекләргә әзерләү эше (шул исәптән уку йортларында да) киңәйтелгән. Булачак солдатларның сәламәтлеген кайгыртуга да таләпләр зур. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дәвалау-сәламәтләндерү чараларының сыйфатын тәэмин итүче табибларның квалификациясенә карата таләпләр көчәйтелгән, бу исә сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксыз егетләрнең санын киметергә ярдәм итте.

– Коры җир гаскәрләре канаты астында узучы мондый акцияләрдә быел 150 меңнән артык кеше катнашты. 2019 ел башыннан 30 мең кеше Коры җир гаскәрләре частьлары белән килешү төзеде, – диде Олег Салюков. Казанда исә “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” акциясендә барлыгы 13 мең кеше катнашты. 2615 ир-егет хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары белән танышты, 18е, илен сакларга теләк белдереп, гариза тутырды.

Мондый хәрби хезмәт  нәрсәсе белән үзенә тарта соң? Иң элек контракт нигезендә хезмәттә булганнарга югары хез­мәт хакы вәгъдә итәләр. Бушлай торак алу да каралган. Шулай ук хәрби һәм аның гаиләсе ял итү урыннарына бушлай бара ала. Армиядә 20 ел хезмәт иткәннән соң, хәрби пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар. Хезмәт итүнең минималь срогы – 2 ел.

Акция кысасында Казан мәктәпләренең 50 укучысын “Юнармия” сафларына кабул иттеләр. Моннан тыш чара кунакларына “Ратник” хәрби экипировка һәм башка хәрби кием-салым үрнәкләрен күрсәттеләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү