Килешеп яшәүгә ни җитә!

Бүген Татарстан Конституциясе турында сүз чыккач, авыз чите белән мыскыллы елмаеп куючылар да очрый. Янәсе, Төп Законыбыздан инде берни дә калмады, аны таптап-изеп бетерделәр. Дөресен әйтим, андыйрак уйлар минем күңелгә дә кереп чыккалый. 27 ел эчендә, Конституциядә язылган хокукларыбызны санга сукмаган федераль законнар кабул ителү очраклары шактый булгалады чөнки.

Төп Законга киләчәктә кизәнмәсләр, дип тә ышану кыен. Шул ук вакытта Россиянең яңа тарихында 1992 елның 6 ноябрендә нәкъ менә Татарстанның беренче булып үз Конституциясен кабул итүе үзе үк зур вакыйга иде. Татарстанның һәм аның күпмилләтле халкының мәнфәгатьләрен яклап язылса да, Россия дигән илдә федерализм принципларына корылган җәмгыять төзелүне дә күздә тоткан иде ул.

Бәйрәм көнне парламентта узган “түгәрәк өстәл”дә әнә шул хакта сөйләштеләр. Өстәл янына яңа Конституциябезне язуда турыдан-туры катнашкан депутатларның да чакырылуы 90 нчы еллардагы сәяси көрәшнең иң кызган мизгелләрен яңадан искә төшерүгә сәбәп булды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли, Конституциябез дә әнә шул көрәштә туды. Конституция илдә-җирдә барган иң зур вакыйгаларның бер чылбыры иде. Сүз уңаеннан әйтик әле, “түгәрәк өстәл” үз эшен башлар алдыннан, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 1980–1990 елларда ТАССР Югары Советын җитәкләгән Мирфатыйх Зәкиевкә Татарстан Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен” дигән Мактау билгесен тапшырды. Академик Мирфатыйх ага Конституция комиссиясе әгъзасы да иде. Гомумән, Төп Законны галимнәр, юристлар, сәясәтчеләр язды. Шул ук вакытта бу эштә халыкның катнашуын да әйтик. Халыктан кергән тәкъдимнәр меңәрләп санарлык иде. Татарстанлылар урамга чыкты, хакимияткә: “Конституциябезне кабул итегез, без сезне яклаячакбыз!” – диделәр. Әлбәттә, каршы чыгучылар да бар иде. Кемнәргәдер, Төп Законда халыкларның үзбилгеләнү хокукы турындагы маддә булу ошамады. Юкса мондый хокук СССР Конституциясендә дә язылган иде һәм без шуннан файдаландык. Каршы як: “Татарстан Россиядән чыкмакчы!” – дип, кара тавыш чыгарды. Без бит, асылда, үзебезгә аерым статус алырга, дәүләтчелегебезне торгызырга омтылдык. Федераль үзәк белән вәкаләтләр алмашу турындагы шартнамәгә кул кую – шуңа дәлил.

Әле XX гасыр башында ук Тукаебыз: “… иң бөек максат безнең – хөр мәмләкәт, хөр Русия!” – дип аваз салган иде. Әле аның, тигез хокук даулап: “…шул халыкныңмы хокукка хакы юк, хакыбыз уртак Ватанда шактый ук…” – дигән шигъри юллары да бар. Тукай сүзләре ул – татар авазы. Татар гомер-гомергә Русияне сакларга булышты. Тик кайбер сәясәтчеләр моны танымадылар, танырга теләмәделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның рус теленең шактый ук мөшкел хәлдә булуы турында әйткәннәрен искә төшерде. Владимир Владимировичны рус теленең куллану даирәсе тараю борчый, янәсе, дөньяда рус телен бетерү сәясәте бара. Шуны уйлап куйдым: Россия Президенты чыгышын үзләренчә бәяләүчеләр табылып, бездә башка милләтләрне кысу тагын да көчәеп китмәсме? Путинның “милли мәгариф өлкәсендә тәртип урнаштырырыга кирәк” дигән сүзләрен үзләренчә кабул итеп, мәктәпләрдә дәүләт теле булган татар теленә һөҗүм итүләр, татар теле укытучылары санын кыскартулар әле күптән түгел генә булып узды бит. “Түгәрәк өстәл” тәмамлангач, милләтпәрвәребез Индус Таһировка үземнең шикләремне әйттем. Тел язмышы мәсьәләсендә без фикердәш булып чыктык. Индус ага, кистереп: “Татар теленә һөҗүм башланачак”, – диде. Ярый әле без Конституциябезгә татар теленең дәүләт теле статусына ия икәнен язып куя алдык. Ә бит бу мәсьәләдә дә шактый ук тавыш чыккан иде. “Без Россиядә яшибез, бер дәүләттә әллә ничә дәүләт теле була алмый”, – диючеләр табылды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Төп Законыбыз көрәштә туды һәм көрәшә-көрәшә гомер кичерә.

Депутат Марат Галиевнең сәясәт фәннәре докторы, этнограф Эмиль Паин әйткәннәрне искә төшерүе уйландырды әле. “Россия Конституциясе башка төбәкләргә Устав бүләк итте. Моның өчен алар Татарстанга рәхмәтле булырга тиеш”, – дигән булган ул. Андый төбәкләр өчен Устав – шул ук Конституция инде ул. Димәк, без, Төп Законыбызны кабул итеп, башкаларга да үрнәк күрсәткәнбез. Бүген нибары өч республиканың (Татарстан, Адыгей, Башкортстан) үз Конституциясе бар, калган 12се Устав нигезендә яши. Ә инде башкалары Россия Конституциясе кысасында яши һәм шуннан бик канәгать. “Ә без нәрсә эшли, кая сикерә алабыз?” – диючеләр булыр. Алар өлешчә хаклы да. Чөнки илдә федераль законнар өстенлек итә. Без артка чигенәбез, әмма сугыша-көрәшә чигенәбез. Индус Таһиров әйтмешли, кечкенә бер республика бөтен кыенлыкларга каршы тора алмый. Әмма, мәсәлән, Федераль үзәк белән вәкаләтләр алмашу турындагы шартнамә срогын озайту турындагы килешүгә рәсми рәвештә кул куелмаса да, һаман шул юлдан барабыз әле.

Заманында Конституция комиссиясе әгъзасы булган депутат Шакир Яһудин да: “Конституция бүген дә республиканың социаль-икътисади үсеше өчен нигез булып тора”, – дигән иде. Әлбәттә, безгә һаман да кизәнәләр. Шакир Яһудин әйтүенчә, бездә әле федерализм принциплары да һаман камилләшеп җитә алмый. Шуңа күрә килештерү процедуралары аша эш итәргә туры килә. Федераль үзәк белән төбәкләрнең вәкаләтләр алмашып яшәве – үзе үк федерализмның нигез ташы бит.

Килешеп яшәүгә ни җитә инде ул! Тик кайбер сәясәтчеләр, хакимият вәкилләре моны аңларга теләми. 27 ел эчендә Конституциябезгә 17 мәртәбә үзгәреш кертелгән, әмма аның асыл мәгънәсе кала бирә әле.

Яңадан сүз башына кайтсак, Төп Законыбызның әһәмиятен санга сукмаучылар әлеге документ белән яхшы таныш микән, дигән шик тә туа. Ә бәлки, кешегә ияреп кенә “үз сүзләре”н әйтәләрдер.

КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов чыгышын тыңлагач, әлеге шигем расланды кебек. Аның фикеренчә, Конституциябездә “йокыга киткән” маддәләр бар. Аларны эшләтеп җибәрү үзебездән тора. Без һәр мәсьәләне акыл белән чишәргә өйрәндек инде. Бәлки, Фәннәр академиясе белән берлектә Конституциядәге законнарга аңлатмалар китабы чыгарырга кирәктер. Бу фикерне парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. Бөтен кеше аңлый торган телдә язылган бу китап Татарстанда, илдә барган үзгәрешләргә дөрес бәя бирергә ярдәм итәр иде. Конституция көне үтә дә китә, әмма һәркемгә закон кысасында яшисе бит. Шуның өстенә кайбер илләрнекеннән аермалы буларак, безнең дә, Россиянең дә Төп Законнар әледән-әле үзгәрешләр кичерә.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү