“Коррупция хәтере” дигән төшенчә бар…

Керемең матур, кем булышкан? Быел Татарстанда түрәләрнең кереме турындагы мәгълүматлар буенча 276 тикшерү уздырылган. Узган ел 717 тикшерү булган. Аның каравы, быел хилафлыклар күбрәк ачыкланган. Бу хакта журналистларга Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов җиткерде.

Былтыр һәр тикшерүнең дүртенчесендә кимчелекләр табылса, быел өч очракның икесендә түрәләрнең тулы булмаган яки дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат биргәне ачыклаган. Рәхимов бу хәлне тикшерүләрнең сыйфаты, ягъни җентекләп уздырылуы белән аңлатты. Нәтиҗәдә 113 дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Тагын 44 тикшерүне түрәләрнең шәхси мәнфәгатьләре белән вазифалары кисешү-кисешмәвен ачыклау өчен уздырганнар. Нәтиҗәдә 5 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. “Тикшерүләр, гадәттә, ниндидер мәгълүматлар буенча уздырыла. Андый хәлләр булмасын өчен, алдан чарасын күрәбез: кисәтүләр җибәрәбез. Быел әнә шундый 90 кисәтү юлладык”, – ди Рәхимов. Түрәләрне тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, аларның белми кылган гөнаһлары да була икән. Әйтик, берсенең хатыны, иренә әйтмичә генә, 1,5 миллион сум кредит алган. Хәзер гаилә башлыгына акланырга туры килә.

Аклана алмаучылар да бар. Татарстанда муниципаль вазифа башкарган 6 кешене эшеннән җибәргәннәр. Дәүләт вазифасында утыручыларны, ягъни эрерәк түрәләрне өч тапкыр тикшергәннәр. Аларга карата башка чаралар күрелгән. Салават Рәхимов әйтүенчә, кайбер түрәләр тикшерү тәмамланганны көтеп тормый, үзләре үк китеп бара.

Кайсы органнарда коррупция күбрәк очрый? Матбугат очрашуында шундый сорау да бирелде.

— Андый исемлек юк. Чөнки саннарга карап кына вазгыятькә бәя биреп булмый. Хокук сакчылары да кайдадыр күбрәк тырышкан, ә кайдадыр кайтышрак эшләгән булырга мөмкин. Бу юнәлештә күбрәк ришвәт алалар, ә монысында бөтенләй юк, дип әйтә алмыйбыз, – ди Рәхимов. Халык фикеренә таянып нәтиҗә ясау да – бәхәсле мәсьәлә. Белгечләр фикеренчә, коррупция белән бер мәртәбә очрашкан кеше аны тиз генә оныта алмый.

– “Коррупция хәтере” дигән төшенчә бар. Әгәр халыктан иң коррупцияле һөнәрләр турында сорасаң, һәрвакыт беренче урында ЮХИДИ хезмәткәрләре булачак, икенче урында – табиблар һәм аннары югары уку йортлары укытучылары бара. Әмма бу өлкәләр иң коррупцияле дип әйтә алмыйбыз, – ди Рәхимов. – Әйтик, кеше 10 ел элек хастаханәдә коррупция очрагына тап булса, ул хәзер дә, медицина тармагында әнә шундый хәлләр бар, дип әйтәчәк. Дөрес, вазгыять үзгәрә. 5–10 ел эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләрен иң коррупцияле дип санаучы кешеләр саны 20 процентка кимеде, табиблар һәм укытучылар турындагы фикер белән дә шундый ук хәл.

Нәтиҗәне ноябрь ахырында җиткерәчәкләр. Коррупциягә каршы көрәшүчеләр социологлар белән бергә җентекле мәгълүмат әзерли.


Фикер өстәү