Котлыйбыз!

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр  Ризванов бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  

Габделбәр абый – редакциянең йөзе, олпат шәхесе, аксакалы. Шушы коллективта   эшли башлаганына да  40 елдан артык. Хезмәт кенәгәсендә дә – бары тик бер генә эш урыны. Бу вакыт эчендә аңа берничә мөхәррир белән эшләргә туры килә. Аларның һәркайсын ихтирам белән искә ала. Хезмәттәшебез – 100 елдан артык тарихы булган газетада үткәннәр хәтерен саклаучы һәм аны бүгенге белән бәйләп торучы.  Аның хәтере искиткеч, дуслары да бик күп, җитәкчеләргә дә сүзе үтә.  Кыю фикерле журналист булудан тыш, Габделбәр абыйның күп санлы  китаплар авторы икәнен дә беләбез. Тарих тузаннарына күмелә-күмелә, истәлекләрне барлый-барлый,  “Ватаным Татарстан”ның  да байтак  җыентыкларын чыгарды. Аларның һәркайсы журналистларның өстәл китабына әйләнде. Эшенә күрә әҗере дигәндәй, күп кенә дәрәҗәле бүләкләргә ия булды. Ул гаиләдә дә – үрнәк ир, әти, бабай.

Габделбәр Газизович, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз!  Бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз янәшәсендә озак еллар сөенеп яшәвегезне һәм бик бәхетле булуыгызны телибез!


Фикер өстәү