Татар КВН лигасына нигез салучы аварияда һәлак булган

Бу төндә Казан – Чаллы юлында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан. Юл һәлакәтендә Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанованың гомере өзелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Татар КВН лигасы төркеме хәбәр итә.

ШТК мөхәррире Ильяс Хәсәнов һәм тавыш режиссеры Руслан Тюпаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ильяс Хәсәнов комада ята. ШТК мөхәррире Руслан Харисов та (ул рульдә булган) төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Бу – клуб өчен зур фаҗига, КВН лигасы өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Республика Шаяннар һәм тапкырлар клубы әлеге фаҗигадә һәлак булган Фәридә Таштабанованың, башка зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», — диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү