Кыш бабай вәгъдә итте: кар күп булачак

Кар күп булачак. Кыш бабай вәгъдә итте! 23 ноябрьдә Казан буйлап Кыш бабайлар йөреше узды. Татарстан халкын һәм кунакларын төрле телләрдә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән Кыш бабайның читтән килгән хезмәттәшләре котлады. Туган көн бүләксез булмый: Яңа Кырлайдагы Кыш бабай йортында хәзер Могҗизалар урманы да бар. Быелдан резиденция ел әйләнәсе эшләячәк, дип куандырдылар.

Бүләкләр моның белән генә чикләнмәде. Могҗизалар урманын урап узганнан соң, Кыш бабай кунаклар белән сәхнәгә күтәрелде. Бәйрәм хуҗасына Байкал Кыш бабае Иркутск вакытын күрсәтүче сәгатьләр бүләк итте.

Болай җыелышып утырулар еш булмый. Шуңа да Кыш бабайлар журналистлар белән дә аралашырга ризалашты. Төп сорау: Кыш бабайдан хәзерге балалар нинди бүләкләр сорый?

Кыш бабайлар әйтүенчә, замана балалары телефон, планшет турында хыяллана икән. Могҗиза тудыручылар үзләре дә тик утырмый – яшьләрне өйрәнә. Мәсәлән, Урал Мороз балаларның теләк-ихтыяҗларын аңлар өчен үзе дә интернетта еш утыра икән. Хәзергеләр квадрокоптер һәм спиннер кебек уенчыклар сорап яза, ди ул. Кемгәдер исә бәхет өчен бер килограмм кәнфит тә җитә икән.

Удмуртиядән Тол бабай әйтүенчә, күпчелек хат язучылар бөтен дөньяда тынычлык булсын дип тели. Балаларның үзләре турында гына түгел, якыннары, хәтта йорт хайваннары өчен дә борчылучылар бар. Тик төп ихтыяҗ iPhone икән.

Бабайлар үзләре дә хыялый затлар булып чыкты. Урал Морозның, мәсәлән, төп хыялы – балаларның барлык хыялларының да тормышка ашуы.

Яшел, милли киемле татар Кыш бабае, әйткәнебезчә, үз өйле булырга теләгән. Менә аның да хыялы чынга ашкан. “Җәен дә бәйрәмнәр үткәрәчәкбез. Ел әйләнәсе эшләячәкбез”, – диде ул.

Башкаланы бу кадәр Кыш бабай күреп киткәч, кар явасына да өмет уянды. Үзебезнең Кыш бабай:

– Кар күп булачак. Казан аклыкка күмеләчәк. Балалар, гадәттәгечә, кар атыш уйный, кар бабайлар ясый алачак, – дип ышандырды.

Кыш бабайлар әйтүенчә, алар арасында көндәшлек юк. Барысы да могҗиза тудыру белән шөгыльләнә бит.


Фикер өстәү