Кыш көне тән тиресен ничек сакларга? | Косметолог киңәше

Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп  аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны алама кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор! Бүген косметолог Люция Әхмәтҗанова белән андый хаталардан саклану юлларын эзлибез.

“Кышкы чорны организмыбыз авыр кичерә. Аеруча тән тиресе зыян күрә. Бу аңлашыла да. Көчле җил һәм салкын тәэсирендә тән тиресе дымлылыгын саклап кала алмый. Бина эченә кергәч тә кытлык кичерүен дәвам итә ул. Ягу сезонында бүлмәләрдәге дымлылык та кими”, – ди белгеч.

Бит тиресе. Кыш көне еш кына бит тиресе корый, кубалаклана, бит алмаларында – кызыл таплар, күз кырыйларында җыерчыклар пәйда була. Салкыннарда йөзебезнең маңгай белән авыз аралыгындагы өлеше ачык йөрү галәмәте бу. Кышкы һаваның “һөҗүме”н нәкъ менә алар кабул итеп ала бит. Шуңа күрә бу чорда бит тиресенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерергә мөмкин. Составында спирт булмаган йомшак, майлы чистарткыч чараларга өстенлек бирегез. Бит тиресе майлы булган кешеләр дә майлы кремнар кулланудан курыкмасын! Кыш көне теләсә кайсы бит тиресе шактый гына майлылыгын югалта. Бу чаралар әнә шул бушлыкны гына тутырырга ярдәм итәчәк. Кыш көне бит тиресен минераль су, сөт ярдәмендә, йә булмаса, алма белән ышкып та чистартырга була.

Бит тиресенә, чистарткач, дымландыргыч крем сөртергә онытмагыз. Хәзер сатуда махсус кышкы чор өчен чыгарылган дымландыргыч кремнар да очрый. Аның составында ланолин, глицерин, минераль май кебек матдәләр булса, тагын да яхшырак. Глицерин бит тиресен тышкы тәэсирләрдән сакласа, ланолин белән минераль май аны йомшартып шомартачак.

Кремны ничек сөртү дә мөһим роль уйный. Аны юынганнан соң бераз дымлы бит тиресенә сөртү хәерле. Болай эшләгәндә бит тиресендә өстәмә дымлылык пәйда булачак. Кремны сөрткәндә битегезне җиңелчә генә чәбәкләп тә алыгыз. Бит кремын урамга чыгарга ким дигәндә 40 минут кала сөртергә кирәген күпләр беләдер инде. Артык җылы бүлмәдә утырганда, бит тиресе корымасын өчен, пульверизатордан су сиптереп алу да комачауламас. Макияжым бозыла дип курыкмагыз! Ул аны, киресенчә, яңартып кына җибәрәчәк. Кыш көне биткә атнага бер тапкыр булса да дымландыргыч маска ясауны да гадәткә кертегез.

Кыш көне урамда бик озак басып торган көннәр дә була. Андый чакта бит тиресе шул дәрәҗәдә җилдә “ашала” ки, хәтта дымландыргыч кремнарның да файдасы тими. Андый чакта яшел чәйгә манылган марляны биткә куйган килеш 15 минут ятып торырга кирәк. Бит тиресе кабаттан үз халәтенә кайтачак. Төнгә каршы крем сөртеп ятарга да онытмагыз. Аның составында ялкынсынуга каршы торучы ромашка, шалфей, меңьяфрак үләннәре, гиалурон кислотасы булса яхшы.

Иреннәр. Йөзебезнең тышкы һөҗүмнәргә иң бирешә торган өлеше бу. Кышкы салкында да иң беренчеләрдән булып корый, ярыла алар. Шуңа күрә кул астында махсус бәлзәм белән гигиеник иннек йөртү хәерле. Аларның составында иренне тукландыру өчен кирәкле барлык матдәләр дә бар. Составында Е витамины күп булган бәлзәм-иннекләр тагын да яхшырак. Ярылган иреннәргә цинклы мазь ярдәмгә киләчәк. Аны төнгә сөртү хәерле. Көндез ярылган иренгә бал яки үсемлек мае тигезүнең дә файдасы зур. Иреннәр элеккеге халәтенә кайтканчы, иннектән вакытлыча баш тартып торырга туры киләчәк. Теш щеткасын кайнар су белән пешекләп, иртән  иреннәргә җиңелчә хәрәкәтләр белән массаж ясауның да нәтиҗәсе озак көттермәс.

Чәч. Чәч очлары корый, икеләнә, тиз пычрана, әле яңа гына ясап куйган прическа да бер сәгать эчендә кыяфәтен югалта… Күбебезгә таныш күренеш бу. Ни эшләргә? Хаталарны эчке яктан төзәтә башлыйк. Иң элек өстәлегездә көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, эремчек, ит һәм балык ризыкларына урын табылсын. В төркеменә керүче витаминнар эчеп алу да комачауламас.

Башны юганда коры чәч өчен чыгарылган шампунь кулланыгыз. Дымга сусаган чәч төпләренә су сипкәндәй булыр ул. Кыш көне куллану өчен ясалган махсус шампуньнар да була. Чәчне җылымса су белән юу хәерле. Кыш көне кибеп бетмәгән чәч белән урамга чыгу куркыныч. Салкын тиеп кенә калмыйча, чәчегез дә коры һәм сынучанга әйләнергә мөмкин. Ник дигәндә, чәч төпләрендә калган су тамчылары бик тиз катып, бозга әйләнә. Нәтиҗәдә чәч бөртекләре сыначак. Кыш көне лак, фен кебек чаралардан да файдаланмау хәерле.

Куллар. Кышын куллар да дымга кытлык кичерә. Аларны җылымса суда юарга киңәш ителә. Дымландыргыч крем кыш буе кулыгыздан төшмәсен. Аны көнгә өчдүрт мәртәбә, бигрәк тә төнгә каршы сөртү хәерле. Кулга перчаткабияләй кими йөрү дә зыянлы. Атнага берике тапкыр маска да ясарга кирәк. Моның өчен бер чәй кашыгы теләсә нинди үлән төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал  бутап, өч аш кашыгы атланмай өстәгез. Башта кулларны җылымса үлән төнәтмәсендә 1015 минут тотып, соңрак аларга алда телгә алынган масканы сөртергә кирәк. Кулларга полиэтилен пакет киеп, 2030 минут чамасы тотканнан соң, су белән чайкап, майлы крем сөртеп куегыз.

Үкчәләр. Кышын хәтта үкчәләр дә ярдәмгә мохтаҗ. Ярылган, кубалакланган үкчәләрне дәвалау өчен составында салицил (6 процентка кадәр) һәм сидекчә (1030 процентлы) булган крем һәм мазьләргә өстенлек бирегез. Алар үлгән күзәнәкләрне яңартачак. Көн азагында аякларны махсус ваннада кадерләп алсагыз да, зыян итмәс. Моның өчен бер табак җылы суга ¼ стакан яңа гына сыгылган лимон согы, бер чеметем дарчин, 2 аш кашыгы зәйтүн мае һәм ¼ стакан сөт салып болгатырга кирәк.

Үзем сынадым

Кышын гел башлык киеп йөргәч, чәчем бик тиз майлана иде. Көн саен чәч юып булмый бит. Күптән түгел җаен таптым мин моның. Бик яхшы рецептка юлыктым. Ике төрле катнашманы алмаш-тилмәш кулланам. Файдасын шундук сиздем. Хәзер чәчне өч көнгә бер тапкыр гына юам. Сез дә эшләп карагыз әле. Беренчесе өчен ипи катысын боткага әйләнгәнче җебетеп, шуны башка сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак чәчне лимон согы кушылган су белән чайкыйсы. Икенче катнашманы ясаганда, ярты литр кефирга 1 аш кашыгы солы ярмасы салып, бүрттерергә куясы. Шуны чәчкә сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Ахырдан чәчне яртысына – су, яртысына аш серкәсе кушылган су белән чайкагыз.


Фикер өстәү