Кыш көне кайнар судан йөрәк туктарга мөмкин

Салкында өшеп кергәннән соң, тиз арада җылынам дип, кайнар ваннага керү яисә кулларны, аякларны кайнар су белән юуу сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.

Билгеле булганча, тән өши башлагач, кан агымы яшәү өчен мөһимрәк органнарны саклау өчен үзәккә омтыла. Куллар-аякларда кан йөреше азая. Кисәк кенә кайнар су белән юыну өшегән кан тамырларына зарар китерә. Салкын су исә, киресенчә, кан йөрешен нормага сала, дип яза “Версия”.

Кайнар ванна керү аеруча куркыныч, чөнки өшегән аяк-куллардан үзәккә ургылган салкын кан агымы йөрәккә начар тәэсир итә.


Фикер өстәү