Лаеш районы янында булган авариядә кешеләр исән кала алган

16 ноябрь иртәсендә Казан-Оренбург трассасының 68нче чакрымында «Лада» машина йөртүче кызның куркынычсыз тизлек сайламыйча, каршы як полосага чыгып «Фольксваген» белән бәрелешүен хәбәр иткән иде.

«Фольксваген» шоферы, иномарканың ике пассажиры (62 һәм 87 яшь), шулай ук «Лада»ның 32 яшьлек пассажиры юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Яшь автоледины, «Лада»ның 20 яшьлек пассажирын һәм чит ил машинасының 65 яшьлек ир-ат пассажирын күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илткәннәр.

Әлеге юл һәлакәтендә гомере өзелгән машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы полиция полковнигы Александр Разумнов сөйләде.

«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән булса, авария вакытында бу санда корбаннар булмас иде. Машиналарга җитди зыян килүгә карамастан, пассажирлары исән калу мөмкинлеге бар иде», — дип сөйләде Разумнов.

 

 

 


Фикер өстәү