Мәгънәсез бәйрәм көне булдырырга уйлыйлар…

Бу атнада кабат XV гасырдагы татар-урыс мөнәсәбәтләренә кагылышлы имеш-мимешләрне куерта башладылар. Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов сүзләренчә, янәсе ил башлыгы Владимир Путин Алтын Урда ханы Әхмәт белән Мәскәү кенәзе Өченче Иван гаскәрләренең 1480 елда Угра елгасы буенда, каршы ярларда ай буе кара-каршы торулары тәмамлану көнен Россиянең истәлекле көне дип тану турындагы башлангычны хуплаган.

Чыннан да, быелның июнь аенда Россия Дәүләт Думасына 11 ноябрьне Россия күләмендәге истәлекле дата итеп билгеләү хакында закон проекты тәкъдим кертелгән иде (кемнәрдер – бер айга якын, кемнәрдер бер айдан артык кара-каршы торганнар, бу хәл 8 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр дәвам иткән, дип яза. Хикмәт анда түгел. Иң мөһиме: сугыш, кан коеш булмый калган). Бу очракта салкын акыл җиңеп чыккан дип кенә әйтәсе, әллә нинди уйдырмалар уйлап чыгарып, халыкның башын катырмаска, яңа ыгы-зыгыларга җирлек бирмәскә иде дә бит. Әмма кайберәүләрнең үзләрен күрсәтәсе, кесә ягын да калынайтасы килә, күрәсең.

Әлеге уңайдан Мәскәү блогеры, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко, әгәр Угра ярында кара-каршы тору тәмамланган көнне рәсми бәйрәм итү турында законны расласалар, Татарстанда Явыз Иван гаскәрләренең Казанны яулап алу вакытын матәм көне дип игълан итәргә туры киләчәк; мондый вакыйганы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү ил халыкларының бердәмлеген какшатачак кына, дип белдергән. “Чөнки бу шовинизм – акылсызлык һәм бюджетны “талау”, мондый бәйрәмнәр бюджеттан акча бүлеп бирүне һәм әлеге акчаларны үзләштерү мөмкинлеген аңлата. Аларга аның нәтиҗәсе барыбер. Мин татарларның, урыслар шулай уйлый икән, дип санауларын теләмим; урыслар түгел, милләте булмаган “түрәләр” шундый бәйрәм булдырмакчы”, – дигән фикерен дә җиткергән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Политджойсик» телеграм-каналы авторы, политолог Марат Бәширов та бу башлангычны ахмаклык дип бәяләгән. “Мин моны чын ахмаклык һәм милләтара каршылык, кирәкмәгән фикер тартышлары китереп чыгара дип уйлыйм. Чөнки, бер яктан, без – бердәм Россия халкы, аның уртак тарихы бар, анда төрле чорлар булган дип әйтәбез; икенче яктан, ахмак башлангыч барлыкка килә”, – дип әйтә ул. Марат башлангыч белән чыгучыларны Россиянең демографик составына һәм ничә миллион кешенең үзен татар дип исәпләвенә игътибар итәргә чакыра.

Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты башлыгы Илдар Гыйльметдинов та: “Комитетта да, Дәүләт Думасында да бу мәсьәлә каралмый. Без бу башлангычны хупламыйбыз һәм аны кирәкми дип саныйбыз”, – дип белдергән.

Bikbov.guru телеграм-каналы авторы шушы темага язылган бер постында Анатолий Артамоновның омтылышын “сәерлек” дип атады. “Бу идеягә карата тискәре фикерләр язылды, бигрәк тә Артамонов өчен тема ябылган булырга тиеш кебек. Ләкин чир китми, вакыт-вакыт үзен сидереп ала. Имеш, бу башлагычны Путин үзе хуплаган. Чынлыкта, Путин хуплавын бөтенләй белми. Артамоновның миендә – хыялдагы Путин һәм хыялдагы “бәйрәм”. Алдагы этап – чит дәүләтләрнең һәм галактикаара союзларның хуплавы булачак”, – дип язган Bikbov.guru.

Бу уңайдан Мәскәү Кремлендә ни уйлыйлар соң? Президентың сүзчесе, матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга, чынлап та, Калуга өлкәсе губернаторы тарафыннан мондый тәкъдим әйтелде, бу игътибарга алынды; тик бу җәһәттә бернинди дә карар кабул ителмәде, хәзерге вакытта көн тәртибендә андый мәсьәлә юк, гомумән, Президент бу идея белән килешмәс иде, дип әйткән.

Элегрәк Татарстан хөкүмәте, республикабыз парламентчылары, тәгаен алганда, Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев тә бу башлангыч җәһәтендә тискәре фикерен әйтте. Татарстан

Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасына бу уңайдан тискәре бәяләмәсен юллаган иде.

Әлеге фикер тартышы кабат кузгалып китү уңаеннан, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистларга, Россия халкы тарихи көннәрне тикшерүгә түгел, агымдагы бурычларны хәл итү һәм илнең үсеш планнарын гамәлгә ашыру өчен берләшүгә мохтаҗ, дигән фикерен җиткерде. “Әйе, сугышлар, җиңелүләр һәм җиңүләр, Уградагы кебек кара-каршы торулар да булган. Бу кара-каршы тору – каршылыкларны тыныч хәл итү омтылышы. Тарихта казыну белән шөгыльләнмәскә кирәк”, – диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, Алтын Урда таркалуның төп сәбәбе һич тә Уградагы кара-каршы тору түгел; бөтенесенә – кланнар эчендәге тарткалашлар, кара чума, Аксак Тимер белән бәрелеш сәбәпче.

Татар энциклопедияе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев бу уңайдан, әлеге фикер тартышларының бернинди фәнни нигезе юк, Артамонов фәкать пиар белән шөгыльләнә, үз төбәгенә туристларны күбрәк җәлеп итү, бәйрәм чаралары үткәрү өчен бюджеттан акча каеру турында гына уйлый, дип сөйләде.

Рәшит Минһаҗ


Мәгънәсез бәйрәм көне булдырырга уйлыйлар…” язмасына фикерләр

  1. Мәскәү ниндидер Артомоновның теле белән татарның реакциясен тикшерә. Шуңа күрә Артомонов бу уенда «курчак»кына дип беләм.

Җавап Отменить ответ