Мәрхүмнең кырыгы үтмичә, җан өй тирәсеннән ерак китми, дип әйтүчеләр дә бар

«Энергетикасы, кичерешләре сиңа күчүе ихтимал: мәрхүмнең киемен кияргә ярамый.» «Мәрхүмнең киемен киеп йөрсәң, теләкләрең тормышка аша, бәхетең арта.» Тормышыбызда менә шушындый хорафатлар, бер-берсенә каршы килә торганнары да еш очрый. Әйтик, кайберәүләр якыннары вафат булуга, аның киемнәрен тарату ягын карый яисә яндырырга ашыга. “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ мондый хорафатларга дин күзлегеннән аңлатма бирде.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Дөрестән дә, ырымнарга, хорафатларга ышану халкыбызга күптәннән кереп калган. Мондый хәл бездә генә түгел, урыста да, гарәптә дә, башка милләтләрдә дә очрый. Барча хорафатка ышана башласак, тормыш итү бик кыен булыр иде. Киим микән, кимим микән дип уйлана башласаң, хәтта акылдан шашарга мөмкин. Аллаһы Тәгалә безне акыллы итеп яраткан, динне биргән. Шуңа күрә без бу сорауларга җавапны иң элек динебездән эзләргә тиеш. Коръәннән, хәдисләрдән бу сорауларга җавап таба алабыз.

Иманыбызның бер шарты – тәкъдиргә, ягъни яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуга ышану. Аның тыйганнарыннан тыелмыйбыз икән, Ул безгә авырлык китерергә мөмкин. Җәза итеп яки сынау өчен безгә начарлык килүе ихтимал. Инде мәрхүмнәрнең киеменә килгәндә, кияргә ярый, бернинди тыю юк. Тик монда вазгыятькә карап эш итәргә кирәк. Әйтик, яшь кеше, кыз яки егет китеп барды икән, аның киемен күршесе яки туганы киеп йөрсә, аларны еш очраса, мәрхүмнәрне гел уйлап, сагышланып йөрсә, әти-әнисе баласы әйләнеп кайткан кебек кичерешләргә бирелергә мөмкин. Күз алдында тормасын диеп, андый киемне яндыралар яки, мохтаҗларга бирү өчен, читкәрәк озаталар. Шул кеше исеменнән дип бирсәк, кемдер шуны шатланып киеп йөрсә, бәлкем хуҗасына савабы да барып торыр, яхшы кием әрәм-шәрәм дә булмас. Теге кеше читенсенми, чирканмый киеп йөри икән, аның бернинди зарары да юк. Сер түгел, кайбер кеше, әллә нинди чирле кеше булмады микән дип, шикләнергә дә мөмкин. Билгеле, шикләнсәләр, кан таплары булып, ул кеше фаҗигале үлемгә тарыган икән, андый киемне яндыруың яхшырак.

– Үлгән кешене исерек килеш төштә күрсәң, шатлыкка була икән, дигән хорафат та бар, хәзрәт. Моны ничек аңларга?

– Әлбәттә, бу да – бер ырым инде. Кем уйлап чыгаргандыр?! Миңа калса, бу бер аклану кебек. Диннән ерак булган, эчеп-исереп йөргән кеше төшкә яхшы булып кергән икән, теге дөньяда хәле яхшы икән, янәсе. Дини яктан караганда, әгәр матур, яхшы төш икән, без аны кешегә сөйли алабыз. Әгәр начар икән, без аны башкаларга сөйләргә тиеш түгелбез. Кем төшне ничек юрый, шулай була. Яхшыга дип юрасалар – яхшы, начарга дип юрасалар начар була. Шуңа күрә нинди генә төш күрсәң дә, хәерлегә булса иде, дип юрарга кирәк. Куркыныч төш икән, бүтәннәргә сөйләмибез, уянгач, сул якка өч мәртәбә төкерәбез дә, Алла ризалыгы өчен булсын дип әйтеп куябыз.

– Төшеңдә мәрхүм булган әтиең, әниеңне күрсәң, сөйләшмәүләре яхшырак, диләр.

– Чынлап та, үлгән кешеләр төштә сөйләшми, дип әйтә. Төрле кешегә төрлечә керә: кайвакытта сөйләшә дә. Бер төрле генә булып керми. Шуңа күрә андый чакта, хәерлегә булсын, дип әйтергә кирәк. Билгеле, ник төшкә керәләр икән, дигән сорау туа. Бәлкем алар дога өмет итәдер. Кайсыдыр вакытта онытып җибәрәбез, дога кылмыйбыз. Аларның җаннары исән. Йокы вакытында җан, вакытлыча чыгып, мәрхүмнәрнең җаннары белән күрешеп ала, дип әйтәләр бит. Шул вакытта алар ниндидер хәбәр бирергә мөмкиннәр. Әмма без тормышыбызны төшкә генә бәйли алмыйбыз.

– Мәрхүмнең кырыгы үтмичә, җан өй тирәсеннән ерак китми, дип әйтүчеләр дә бар.

– Бу уңайдан төрле фаразлар әйтелә. Дини яктан караганда, җаны чыккач, кешене кабергә илтеп куялар, кабердә сорау була. Шуннан соң алар аерым җаннар дөньясында яши. Кайтып килә дип әйтәләр, анысын төгәл әйтеп булмый. Төшкә керде икән, хәерлегә юрарга һәм дога кылырга кирәк. Алар исеменнән мохтаҗларга сәдака бирсәк, сөендерсәк, мәрхүмнәрнең рухлары шат була, диләр. Кырык көнгә хәтле җаны тора, илле беренче, илле икенче көнендә тәне сөягеннән аерыла икән, дигәнгә, без ышанып бетмибез.

– Һаман да халык арасында мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыруга карата төрле фикер йөри. Күпләр уздыру ягында, киресенчә әйтүчеләр дә бар.

– Дини яктан караганда, өчесен, җидесен, кырыгын уздыру кирәклеге турында хәдисләрдә, Коръәндә берни әйтелми. Шул ук вакытта үткәрмәскә дип тә әйтелмәгән. Уздырыгыз, фарыз, саваплы эш, яки башкачарак дип, дин әһелләре кешеләрне мәҗбүр итә алмый. Теләгән кеше үткәрә, үткәрмәсә дә бернинди гөнаһы юк. Шулай ук нәкъ менә көнендә булсын дип тәгаен даталарга да бәйләп куярга ярамый. Монда төп мәсьәлә – мәрхүмнәрне искә алып дога кылу. Мәчеттә, өйдә, ишегалдында яки зиратка барып, Коръән укып, рухлары шат булсын иде, дип искә алу турында сүз бара. Дөрес, бер нәрсә бар: өчесе, җидесе, кырыгында гына укысак, дүртенче, бишенче көнендә, кырык беренче, кырык икенче көнендә искә алу кирәкми мени дип сорарга мөмкиннәр. Күпме дога кыла аласың, кылырга кирәк: дога ишекләре һәрвакыт ачык. Әле бит шунысы бар: шушы искә алу, Коръән мәҗлесләрендә, дәгъватка чакыру, динне аңлату өчен, без халыкның өйләренә керә алабыз. Әгәр дини мәҗлесләрне үткәрмәү ягында торучыларны яклый башласак, кеше диннән тагын да ерагаерга мөмкин. Мулла килмәде, ярый, без үзебез генә искә алыйк, Алла сакласын, поминка ясыйк, диюләре ихтимал. Имам өйгә килгәч, халык вәгазь тыңлый, Коръән аятьләрен ишетә, хәтта башка көнне салмышрак йөргәннәр дә колак сала. Җитмеш ел динне кыскан вакытта ислам диненең халкыбыз арасында саклануына, таралуына бер сәбәп шушы мәҗлесләр булган. Әгәр бик мохтаҗ булмасалар, кайгыны бераз оныттырып торуга, алга таба туганнарны җыеп, күрештереп торуга да бу – бер сәбәп. Элек мәет чыккан йортта бер көн ашамаганнар. Бу хорафат түгел. Ни өчен дигәндә, төрле ягы бар. Медицина ягыннан караганда, йортта мәет булды икән, төрле агулы газлар тарала. Ашасаң, ризыкка да сеңәргә мөмкин. Шуның өчен татар халкында мәет чыкканнан соң, өйне юып чыгару дигән гадәт бар. Бу да хорафат түгел. Чисталык, пакьлек саклау өчен кирәк бу. Мәетне көнендә, һәрхәлдә икенче көннән дә калдырмый җирләү дә хәерле.

– Күптән түгел социаль челтәрләрдә бер Дагыстан имамының, мәетләрегезне үзегез юыгыз, дигәнрәк рухтагы вәгазе таралган иде. Моны ничек аңларга?

– Дагыстан белән Татарстан шактый нык аерыла. Аларда дин көчлерәк. Хәзер без алардан дини яктан шактый нык аксый башладык. Чынлап та, мәетне озату эшен якыннары башкарырга тиеш. Христиан динендә туганнары катнашмый, бездә киресенчә, туганнары, балалары үзләре юарга, озатырга тиеш. Җеназа намазын, әлбәттә, имам укыта.

– Якыныңны, туганыңны ялангач күрү сәеррәк кебек?..

– Дөрес, андый авырлыгы бар. Ләкин ул гыйбрәт өчен кирәк. Бездә туганнарның юган очраклары, чынлап та, сирәк. Гадәттә мәчеткә килеп, юа торган кешеләрне алып китәләр. Әмма без, туганы да катнашсын, күрсен, дип әйтәбез. Минем дә шушы көнгә каласым бар дип уйласыннар. Шунысы да бар: соңрак, дөрес юмаганнар, алтын тешен, балдагын алып калганнар икән, дип йөрүчеләр дә очраштыргалый. Ягъни юып бетергәч, шайтан төрле уйлар китерергә мөмкин. Кайберәүләр, әй, болар юньләп юып тормады, акчасын алдылар да китте, димәсен. Үзләре дә юу вакытында катнашкач, кешеләр бу эшнең җиңел булмавын күрә. Шундый очраклар була: кайбер туганнары, балалары мәрхүмнең колашасын да күтәреп бармый. Әти-әнисе шул баланы баккан, укыткан, үстергән. Имеш, хәзер нәчәлник булган! Андыйлар кырыйда басып карап кына тора. Үзе дә катнашсын, үзе дә күтәреп барсын! Әти-әнисе алдында булган хакы бу. Моны башкарырга тиеш. Үзе юа алса бик яхшы, үзе булдыра алмый, елый икән, ул вакытта белгән кешеләрне чакыра. Ярдәмче булып, су ташып, түгеп торса да, хәерле!

– Мәет юган суларны бакча читенә, кеше йөрми торган җиргә түгәргә тырышабыз.

– Монысы хорафат түгел. Кеше үлгәч, мәет газлары, ниндидер агулы матдәләр бүленеп чыга икән, Алла сакласын, ниндидер сихер белән шөгыльләнә торган кешеләр шул су белән сихер ясарга мөмкин. Шуны ризыкка кушсалар, бу кешегә авырлык китерәчәк. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, кеше үз йорты белән тора икән, җаваплы кеше билгеләнеп, суның аулак урынга түгелүен тәэмин итәргә, тиешсез кешеләр кулына эләгүенә юл куймаска кирәк. Инде шәһәр фатирында икән, суның унитазга түгелүенә дә күз-колак булып тору тиешле. Без менә мәчетебездә җеназаханә ясадык, анда шул суларны түгә торган аерым урын бар. Хәзер моны халык белә башлады. Айга ун-унбиш мәет китергәннәре бар. Кайбер мәетләрне бездә төнгелеккә дә калдыралар һәм шушыннан зиратка озаталар. Төрле кеше бар бит: ялгыз яшәүчеләр, югары катларда, кысан фатирда торучылар, күтәреп-төшереп йөртергә бик авырга туры килгәннәр.

Сер түгел, кайбер моргларга ышанып та бетеп булмый. Алар, үзебез юып, эшен бетереп бирәбез, дисә дә, барысын җиренә җиткерми. Аннан кайберләрендә ир кешеләрне – хатын-кыз, хатын-кызны ир-атлар юа. Моны гадәттә диннән ераграк булган кешеләр эшли. Анда гадәттә госел алдыра белмиләр. Мәет чиста, пакь, тәһарәтле булырга тиеш.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү