Мәҗбүри тапшырыла торган БДИлар рәтенә тагын бер фән өстәлә

2022 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә тарих буенча мәҗбүри БДИ сынау рәвешендә үткәрелергә мөмкин, дип белдерде Россия мәгариф министры Ольга Васильева.
Аның әйтүенчә, 2020 елда шул ук режимда чит тел буенча мәҗбүри имтиханнар узачак.

Моннан тыш, Ольга Васильева тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын XX гасыр тарихын бозып күрсәтергә һәм Бөек Ватан сугышының әһәмиятен төшерергә омтылучы төрле көчләр белән көрәшергә чакырды.

Элегрәк “Рособрнадзор” мәктәпләрдә тарих буенча мәҗбүри контроль эшләр уздырырга тәкъдим иткән иде.


Фикер өстәү