Мәскәү–Казан трассасына исем сайлау өчен тавыш бирү башланды

Россия Транспорт министрлыгы һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраленә (әлеге яңа юл түләүле булачак) исем сайлау өчен тавыш бирү процедурасын башлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы дәүләт компаниясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Югары тизлекле магистраль өчен өч атама («Восток», «Евразия» һәм «Казан») тәкъдим ителгән инде. Алар өчен электрон почтага (imya-m12@yandex.ru) хат җибәреп яки социаль челтәрләрдә «Автодор» публикациясе астындагы комментарийларда күңелеңә хуш килгән атаманы язып тавыш бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта, үз вариантыңны да җибәрү мөмкинлеге бар, дип искәртә ТАСС агентлыгы министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

М12 магистрале М7 «Волга» трассасының дублеры һәм Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше булачак. Алга таба аны Екатеринбургка кадәр озынайтырга мөмкиннәр. Кичә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев югары тизлекле магистраль төзелешен хуплады.

  • Түләүле трассаны төзү эшләре 2027 елга төгәлләнергә тиеш. «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр язганча, эшләрнең гомуми бәясе 730 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/02/196346/


Фикер өстәү