Мәскәү – Казан юлы булачак

Түләүле автомобиль юлы турында сүз. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Европа – Көнбатыш Кытай юлының бер өлешенә әйләнергә тиешле яңа Мәскәү – Казан автомобиль юлы төзелешен хуплаган. “Хакимияттәгеләр Мәскәүдән Казанга кадәрге дүрт полосалы юлны тулысынча 2027 елга кадәр салып бетерергә ниятли”, – дип хәбәр итә “Ведомости”.

Россия хөкүмәтенең Европа – Көнбатыш Кытай юлы өчен Мәскәүдән Казанга яңа юл төзү яки хәзерге “Волга” М7не реконструкцияләү арасыннан икесенең берсен сайлап алу мәсьәләсендә бик озак уйлануын искәртик.


Фикер өстәү