Мәскәүдә газ җиһазлары урнашкан склад яна

Хәзерге минутларда Мәскәүнең төньяк-көнбатышында газ җиһазлары белән тулы склад яна. Бу хакта үз чыганакларына нигезләнеп ТАСС  хәбәр итте.  

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итә. Моннан тыш, ут күрше биналарга да таралырга мөмкин дип хәбәр итәләр.

Урында бик күп янгын сүндерүчеләр эшли. Үлүчеләр турында хәбәр юк.


Фикер өстәү