“Әтием, мине ал!”

Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Ильфира һәм Ирек Камаловлар, үзләренең ике балалары үсеп буй җиткәч, тагын 9 ятимне әти-әниле итә. Алып үстергән олы улларына – 18, иң кече кызларына – 5 яшь. Киләчәктә гаиләләрен тагын да ишәйтергә телиләр.

Акча өчен Чечняга

Камаловлар гаиләсендә башта уллары Нәргиз туа. Аннары Илгиз дөньяга килә. Өченчесе – кызлары Илүзә. Кызганыч, Илгизнең гомере кыска булып чыга. Өч яшенә дә җитмичә вафат була.

– Улыбыз авыру туды. Йөрәгенә катлаулы операция кирәк иде. Зур акчалар кирәк булып чыкты, ә бездә аның хәтле сумма юк. Шуннан соң мин Чечняга командировкага киттем. Күбрәк акча эшлим дә баланы коткарам дип уйладым, – дип искә ала милициядә хезмәт иткән Ирек. – Китеп күп тә үтмәде, улыбызның үлгән хәбәре килде. Чечняга тагын дүрт тапкыр барып кайттым әле мин. Әнә шулай ут арасында йөрдем. Ничек исән кайтканмындыр, әле дә шаккатам. Бергә иртәнге ашны ашаган егетләр кичен исән кайтмаган чаклар да булды. Аллаһы Тәгалә миңа гомерне шушы ятимнәр хакына биргәндер инде. Тәрбиягә аласы балалар яшәткәндер, мөгаен.

Ирекның эше җиңел булмый. Кайвакыт, әгәр исән-сау пенсиягә чыксам, егерме бала карап үстерер идем, дип тә әйтә торган була. Шул сүзләре фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килә: хәзер өйләре тулы бала-чага.

– Балалар үсеп беткәч болын кадәр өйдә икәү генә калдык. “Күршеләр бала ала, әйдә бездә алыйк”, – дидем Ильфира апаңа. Ул чакта безнең авылда приют бар иде. Бар халык, дәррәү кубып, сабыйларны үзләренә алып бетерде. Күрше-тирә авыллар, безнекеләр күп бала алды. Андагы ятимнәр читкә китмәде, Мөслимдә үсә, – дип сөйли Ирек. Ә үзләренең бала алу тарихы болайрак була. Күңелләрендә ике малай алып кайту теләге булса да, Аллаһы Тәгалә аларның юлына ике кыз белән бер малай чыгара. Дөресрәге, алдан сөйләшенгән ике малайны алырга баргач, Ирекның аягына икенче бала килеп сарыла. “Әтием, мине ал”, – ди ул. Бу баланың моңсу күзләрендәге сагыш бер минутта бар нәрсәне хәл итеп куя. Камаловлар әнә шул малайны һәм аның ике сеңлесен алып кайта. Шулай итеп, 2010 елда Айнур, Алинә һәм Алия әти-әниле булып куя. Нәргиз һәм кызлары Илүзәнең исә энесе белән сеңелләре барлыкка килә.

Бала алу теләкләре шулкадәр көчле була, Айнурның бер күзе күрмәвенә дә игътибар бирмиләр. Соңрак аңа операция ясатырга, күз ясмыгын алмаштырырга туры килә. Әмма Ирек белән Ильфираны болар куркытмый. Ничек тә сабыйларны аякка бастырырга дип яши башлый алар.

– Бу балалар, тугач та, бер рәт күрмәгән. Шуңа да сәламәтлекләре какшаган иде. Хәзер, Аллага шөкер, бер дә зарланмыйлар. Әле быел әниләрен дә күреп кайттык. Күрше районда гына яши. Шушы өчесеннән кала, тагын алты баласы бар икән. Үзенә – 36 яшь кенә, – ди Ирек. – Балаларга 18 яшь тулгач, фатир бирәләр бит. Алдан хәстәрен күрер өчен, бу сабыйлар исемендә бурычлар юкмы икәнне ачыкларга барган идек. Ул йорттагы шартларны күреп, чәчләр үрә торды. Балаларның әнисеннән сорап, торган җирләрен видеога төшереп алдык. Сабыйларга күрсәтербез, дибез. Әмма ул хатын алдан туган өч баласының исән икәнен дә белми, алар үлде бит инде дип бара. Өйгә кайткач, бөтенсен сөйләп бирдек. Сабыйлар: “Сездән беркая да китмибез, безнең чын әти-әни – сез”, – диләр.

“Аларны артык яратасыз кебек”

Камаловлар алтынчы балалары итеп Ирина исемле кызны алып кайта. Ул бик тә елак була. Әбиләр әйтмешли, алганны-салганны белми. Ирек белән Ильфира кызларын чиратлап күтәреп йөри. Аның да әнисе исән-сау. Сабыйның кайда яшәвен белә. Иринадан соң 2014 елда бу йортка 14 яшьлек Максим килеп керә. Бу малайны бер ханым тәрбиягә алган була инде. Әмма ул кинәт үлеп китә. Шуннан соң Максим Камаловларга килә.

– Шулкадәр акыллы егет ул. Әтием-әнием дип кенә тора. Башкортстанның Бакалы районында урнашкан техникумда укый. Пешекче-кондитер булып чыгачак. Быел 18 яше тула. Тәрбиягә алган сабыйлар, шул яшькә җиткәч, бездән чыгып та китәргә мөмкин. Әмма Максим андыйны башына да китерми, – ди Ирек. – Әтием, мине укытып бетерсәгез иде, дип тора. Ничек инде ул балага “юк” дип әйтәсең. Мин аны үзем машина белән илтеп куям, барып алам. Алган балалар үзеңнекеннән дә артык якын була ахры.

Уллары Нәргиз дә кайвакыт шулай әйтеп куя икән. Ирек яшерми, чынлап та ул бала үстерүнең тәмен, рәхәтен менә шушы балаларны алгач татыган.

– Ир кеше иртән чыгып китә, кич кайта. Үз балаларым үскәндә, гел эштә идем. Шуңа аларга яратуым да, назым да җитеп бетмәгәндер инде. Ә менә болар белән мәш киләбез. Утырып торган да юк. Яшьлеккә кайткандай булдым. Әле монысы кирәк, әле тегесе. Тик утырып булмый, – ди гаилә башлыгы.

Элек кенә өй зур күренгән

Максимны алып күп тә үтми, Камаловлар тагын ятимнәр йортына юл тота. Бу юлы аларга дүрт бертуган кызны тәкъдим итәләр. Ирек белән Ильфира каршы килми, сабыйларны үзләренә алып кайта.

– Аларның иң кечесе Аделинага ул чакта 2 яшь тә 8 ай иде. Аның киемнәрен үзе төреп куйганын күреп шаккаттык. Үзе киенә, ашый-эчә, елап тормый. Ятимнәр йорты сабыйны мөстәкыйльлеккә өйрәткән, – дип сүзгә кушыла Ильфира.

Аделина белән бергә бу йортка Алия, Лилия, Алисә дә кайта. Әйе, аларда ике Алия хәзер. Бутамас өчен “зур Алия”, “бәләкәй Алия” дип йөртәләр икән. Кызлар күбәйгәч, Ирек зур йортына тагын янкорма өсти. Аларга аерым бүлмәләр ясап бирә.

– Хатыным белән генә калгач, өй зур күренгән икән. Балалар ала башлагач, әллә нишләтеп үзгәртеп бетердек. Балта остасы дусларым килеп, ярдәм итеп тора. Сабыйларга рәхәт, тыныч яшәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Кыш җиткәч, өй тирәсендә матур сыннар ясап куям. Өйне гирлянда белән бизим. Балаларга гына түгел, бөтен кешегә ошый. Авылдашларым хәтта, кичә берни юк иде, дип аптырый. Мин моны төнлә эшлим. Матурлык тудыру бик ошый, – ди Ирек.

“Кеше сүз әйтер дип, малны бетердек”

Бар әйберләре җитеш булса да, Камаловларның зур автобуслары булмый. Кирәк җирләренә барганда, Ирек “Калина”сына балаларын сыйдыра алганча утырта. Әллә ничә тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре дә туктата. Балаларны йөртергә мөмкинлеге булмаганны район җитәкчелеге дә белә. Бервакыт аны Президент Рөстәм Миңнеханов уздыра торган видеоконференциягә чакыралар. Ирек гозерен җиткерә. Президент ничә урынлы автобус кирәклеген ачыклый да, икенче көнне Камаловларга бүләк килеп тә җитә.

– Хәзер җайлы. Төяләбез дә йә Ижауга, йә Казанга, йә Чаллыга чыгып китәбез. Юлга чыккан саен, Президентка һәм район җитәкчеләренә рәхмәт укыйм, – ди ул.

Күпләп бала ала башлагач, акчасына кызыгалар, эш эшләтергә кеше кирәк, дигән сүз ишеттерүчеләр дә була, әлбәттә. Дөрес, ятимнәрен алганчы, Камаловлар мал асрап яши.

– Меңәр баш каз, 500ләп индоутка, 17 үгез, 8 сыер, 28 чучка тота идек. Сабыйларны алып кайткач, казлар белән куяннарны гына калдырдык. Без балаларны акча өчен алмадык. Аларны караган өчен хатыныма 3 мең сум акча түлиләр. Үзләренә унсигезе тулганчы 8300 сум тирәсе акча түләнә. Һәр тиенгә хисап тотабыз. Әйбер кыйммәт, ул акчалар балаларның үзләренә тотыла да бетә. Ә мин исә акчаны үзем дә эшлим. Пенсия җитәрлек, Чечня өчен өстәп түлиләр. Икәү генә яшәсәк, үз акчабыз безгә бик җиткән, – ди Ирек.

Барысы бергә җыелгач, Камаловлар 15кә тулалар икән. Илүзә кияүгә чыгып,  әти-әнисен оныклы итәргә дә өлгергән. “Бер утырып ашар өчен күпме ризык пешерәсез?” – дип сорамый булдыра алмадым.

– Безне кибетчеләр дә бик ярата. Әйберне килолап түгел, тартмалап алабыз бит. Үзегез уйлап карагыз: икешәр алма алсаң да, 22 кирәк. Банан да, хөрмә дә, мандарин, әфлисун белән дә шул ук хәл. Конфет-печеньены да тартмасы белән ташыйбыз, – ди гаилә башлыгы.

Ильфира ашны 8 литрлы кәстрүлдә пешерә икән.

– Балалар баштарак кына ашап туя алмый иде. Хәзер өстәлдә ризык кала. Чәйне бишәр литрлы ике чәйнектә кайнатабыз. Бер утырып ашаганда, өстәлдә 5–6 кирпеч ипи, 3 литр каймак, 5 литр сөт тора, – ди ул.

«Хикмәт акчадамыни?» Сөйләшкәндә, Ирек әнә шулай дип еш кабатлады. Әйтмәс тә иде, чөнки ул – тормышны аңлаган кеше.

– Ятим сабыйларның йөзендә елмаю күрү, аларны гаиләдә яшәтү миңа башка төрле хисләр бирә, – ди ул. – Йөрәгем шулай куша. Ул сабыйлар белән дөнья ямьле. Мин бу тормышта күпне күрдем. Бертуган абыем Илһам, хатынымның абыйсы Ильмир әфганчылар иде. Минеке – монда кайткач, хатынымныкы шунда үлде. Чечняда күргәннәремне сөйләү җиңел түгел. Әмма анда бергә хезмәт иткән дуслар гомерлек булды.

Ятим сабыйларга үз җылыларын бирү генә түгел, үз мисалларында чын гаиләнең ничек булганын да күрсәтергә тырыша Камаловлар. Ятимлек ачысын татыган балалар азрак булсын, диләр. Исәпләре – тагын ике бала алып кайту.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү