Мөстәкыйль интернет турында закон үз көченә керә

* Туристлык агентлыклары хаҗиларга сәфәрләр һәм турлар оештырудан туктый. Сәбәбе – 1 ноябрьдән туристлык эшчәнлеге турындагы законга, шулай ук вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы законга төзәтмәләрнең үз көченә керүе. Яңа закон нигезендә, хаҗиларга сәфәр оештыру вәкаләте фәкать дини оешмаларга гына бирелә. Шул ук вакытта хаҗилар сәфәргә мөстәкыйль генә дә чыгып китәргә мөмкин.

* Аз гына күләмдә, әйтик, хезмәт хакы алганчы ипи-сөтлек кенә акча биреп торучы микрокредит оешмаларына, торакны залогка алып, кредит бирү рәсми  рәвештә тыела. Фатирның бер өлешен залогка салуга да тыю кертелә. Сәбәбе – кечкенә генә бурычлары  аркасында кешеләрнең торагын тартып алу очраклары ешаю. Яңа законның мошенникларга каршы торырга  ярдәм итәр дип күздә тотыла. Хәер, анда кайбер искәрмәләр дә бар.  Әйтик, гамәлгә куючылары, акционерлары Россия Федерациясе булып торган микрокредит оешмалары торакны залогка алу бәрабәренә кредит бирүләрен дәвам итәчәк.

* Мөстәкыйль интернет турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә илдә интернетның резерв көчләре булдырылырга тиеш. Чит илләрдән вирус һөҗүме яки башка куркынычлар янаганда “пәрәвез” челтәрендә Россия сегментының өзлексез эшен саклап калу өчен кирәк бу. Законга аңлатма язуыннан күренгәнчә, моны булдыру хакимияттәгеләргә илдә яшәүчеләрнең интернет аша алышкан мәгълүматларын чит илләргә тапшыруга күз-колак булып тору мөмкинлеге дә бирәчәк.

* Машинасының авырлыгы 3,5 тоннадан артып киткән йөк автомобилен йөртүчеләргә тахограф (автомобильнең тизлеген, шоферның кайчан эшләвен, кайчан ял итүен теркәп бару өчен билгеләнгән җиһаз) урнаштыру мәҗбүригә әйләнә. Моны күздә тоткан законны гамәлгә кертү рульдәге кешенең, чамасын белмичә, эшләп алҗуы сәбәпле юл-транспорт фаҗигасенә юлыгу очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Тахограф юк икән яки ватык икән, шофер гына түгел, аның эш бирүчесе дә штрафка  тартылачак (машина йөртүче – 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр; вазифаи зат – 7 меңнән 10 мең сумга кадәр; хосусый эшмәкәр – 15 меңнән 25 мең сумга кадәр, юридик зат – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр).

*  Илебезгә даими яки вакытлыча яшәү өчен күченүчеләргә квоталар өстәлә. Әйтик, элекке СССР гражданнарына һәм Россиядә югары белем алган кешеләргә вакытлыча яшәү өчен квотаның кирәге бетәчәк.

*  Ай башыннан җиңелчә генә авариягә эләккән очракта иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә, кәгазь бланк тутырып тормыйча, электрон җайланма аша (моның өчен мобиль кушымта булдырылган) гына мәгълүматлар тапшыру мөмкинлеге ачыла. Дөрес, бу яңалык әлегә Мәскәү, Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Ленинград өлкәләре машина йөртүчеләренә генә кагыла. Ә инде безгә дә кагылганы – транспорт чарасының кәгазь паспортын (ПТС) бирү туктатыла. Бу документ хәзер электрон рәвештә генә булачак.


Фикер өстәү