«Малаең белән оныгың пропискада тора, шуңа акчаң да юк»

Мин үз йортымда яшим. Мәйданы 46 кв м. 62 яшемдә. Октябрь аеннан юл акчамны бирми башладылар. Сәбәбен сораган идем, малаең белән оныгың пропискада тора, алар булмаса, алыр идең, диделәр. Малай белән онык пропискада булгач, миңа тиешле  торак мәйданы тагын да азрак  булып чыга бит инде. Шулай булгач, аларның нинди катнашы бар соң? Мин шуны аңламыйм.

Анна Захарова. Зәй районы, Поручиково авылы

Зәй районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Эльмира Хуҗина:

– “Татарстан Республикасы халкына адреслы ярдәм күрсәтү турында”гы законга 2019 елның 1 апреленнән үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр нигездә милеккә (торак мәйданы, җир участогы) бәйле.  Үзгәрешләр бәян ителгән  карарда, юл акчасына ия булыр өчен бер кешегә норматив буенча торак мәйданы – 40 кв м, җир участогы 20 сотыйдан артык булмаска тиеш, дип билгеләнгән. Әгәр дә кеше йортында ялгызы гына яшәсә, норматив 80 кв м күләмендә каралган. Социаль яклау идарәсе әлеге мәгълүматларны теркәү палатасыннан ала. Бу очракта улы һәм оныгы әлеге йортта пропискада тору сәбәпле, Анна Захаровага норматив 40 кв метрдан гына билгеләнә. Йортларының мәйданы 46 кв м булу сәбәпле, юл акчасы бирелми. Без закондагы үзгәрешләр турында авыл җыеннарында аңлатабыз. Район газетасында чыгыш ясыйбыз, сорауларга җаваплар бирәбез. Анна Захарова да безгә мөрәҗәгать итә ала.

Редакциядән. Ни кызганыч, Анна Захарованың соравына мантыйкый җавап таба алмадык. Хәтта социаль яклау бүлегендә эшләүчеләр дә ярдәм итә алмады. Законда шулай язылган, монысы бәхәссез. Алга таба уңай якка үзгәрешләр булмасмы дип көтсәк кенә инде.


Фикер өстәү