“Марсиан”нар кимергә тиеш | 2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алу көннәре узачак 

2020 елның октябрь аенда Бөтенроссия халык исәбен алу көннәре булачак. Махсус портфель тоткан, иңенә шарф япкан хезмәткәрләрне кире борырга ашыкмагыз. Халык санын исәпкә алу барышында тупланган мәгълүмат төбәкнең, тулаем илнең үсеш программасын булдырырга ярдәм итәчәк, диләр статистика идарәсе хезмәткәрләре.

Халык санын алу Россиядә 12 нче мәртәбә үткәрелә. Моңа әзерлек башланган инде. Районнарның чиген билгеләү буенча чаралар күрелгән.  Аерым җирлекләрдәге участокларны, шәхси йортларны барлап чыкканнар.  Бу эшкә күбрәк студентлар җәлеп ителгән. 600 йортның номерын яңартырга кирәк дип табылган. Киләсе елда халык исәбен алу беренче чиратта шәһәрләрдә, район-авылларда күпме кеше яшәгәнен белергә ярдәм итәчәк. Быелгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 3 миллион 898 меңнән артык кеше яши.

https://vatantat.ru/2019/11/%d2%afzm%d3%99shgull%d3%99r-pensiya-alyr-%d3%a9chen-nishl%d3%99rg%d3%99-tiesh/

Халык санын алучы хезмәткәрләрне алдан ук өч көнлек курсларда укытачаклар. Аларны җентекләп сайлап алалар, хөкем ителмәгәнме икәнен тикшерәчәкләр. Өйдән-өйгә йөрүче хезмәткәрләрнең кулында таныклык, махсус партфель, иңендә – шарф булачак. Таныклыкка гына ышанмаучылар паспортын ачып карый ала, дип тә кисәттеләр. Һәр кешегә 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Болар – туган елы, җенесе, белеме, яшәү урыны, милләте, гаилә хәле, балалары һәм башкалар. Бланклар нигездә рус телендә эшләнә. Татарстан – күп милләтле республика, бездә читтән күченеп килгән мигрантлар да аз түгел.

– Урысча белмим, аңламыйм яки бары тик үз телемдә генә җавап бирәсем килә, дигән кешеләр өчен сораулар татарча һәм башка телләрдә әзерләнәчәк, – ди Татарстан социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов. – Хезмәткәрләр планшет-компьютерлар белән эш итә, барлык мәгълүматлар шунда тутырылачак.

Хезмәткәр җан исәбендә катнашучының кайда эшләве, айлык, еллык кереме күпме булуы турында сорашырга тиеш түгел. Халык исәбен алу кәгазендә шәхеснең исеме, фамилиясе, телефоннары да күрсәтелми. Дөрес, мондый мәгълүматлар өйдән-өйгә йөрүченең үзендә була, чөнки кайсы йортка, кем янына барачагын ул алдан ук күзаллый. Төрле сәбәпләр аркасында өенә чит кешене кертергә теләмәүчеләр 1–25 октябрь көннәрендә махсус пунктларга килеп, үзләре турында мәгълүмат калдыра ала. Ул чагында шәхесне раслаучы документ күрсәтергә тиешләр.

Дәүләт порталына кереп, интернет аша да исәптә катнашу мөмкинлеге тудырылачак. Моны күп функцияле үзәкләр, мобиль кушымта аша эшләп була. Кеше якыннары – әти-әнисе, ире, хатыны, балалары турындагы бланкны да тутыра ала. Сорауларга җавапны язып бетергәч, махсус санлы код бирелә. Өйгә килгән хезмәткәргә шул код номерын әйтү җитә, яңадан бланклар тутырырга кирәкми.

Үткән халык исәбен алуда 1100 кеше катнашудан һәм сорауларга җавап бирүдән баш тарткан. Алар моны, бу – минем шәхси эшем, дип аңлаткан. Төгәл булмаган һәм аңлаешсыз җавап калдыручылар да булган. Әйтик, милләтләре турында сорашкач, үзләрен “марсиан”, “эльф” яки “гоблин” дип таныштырганнар. “2010 елдагы исәптә андый очраклар булды. Без, ничек әйтсәләр, шуны яздык. 2020 елда да үзләрен “марсиан” дип атыйлар икән, шулай язарга мәҗбүр булачакбыз. Бу кешенең  фикерләвеннән тора һәм киләсе елда мондый “милләт”ләр саны бермә-бер кимер дип уйлыйбыз”, – ди спикерлар.

– Исәп алучыларга таләпләр катгый: алар белән килешү төзелә. Кеше турында җыелган мәгълүматлар өчен җаваплылар. Мәгълүматларны тиешле урынга алып кайтып тапшырырга һәм читкә чыгармаска тиешләр. Элек тә шулай эшләделәр, хәзер дә шулай булачак, – ди Валерий Кандилов. – Эшләү механизмнары яхшылап уйланылган.

Аның ышандыруынча, халык исәбендә катнашучыларга, әйтеп ташлармын да, мәгълүматлар чит кулларга китәр,  шуннан соң миңа каршы төрле чаралар күрелер, шалтыратулар башланыр, дип куркырга кирәкми. Хәзер социаль челтәрләрдәге шәхси битләр аша да кеше турында әллә никадәр белешмә җыеп була. Өстәмә акча тотып, мондый сораштырулар үткәрү нәрсәгә кирәк, дигән сорауга Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан буенча төбәк оешмасы җитәкчесе Наталья Гатауллина: “Ул мәгълүматлар төбәк, тулаем ил үсеш программасын булдырырга ярдәм итәчәк, – дип җавап бирде. – Әйтик, хезмәт миграциясенә, халыкның кайда яшәвенә тулы бәя биреп булачак”. Татарстатның “кайнар линия” телефоннары: 8843–221–78–78, 8843–221–78–87.

Фәния Арсланова


“Марсиан”нар кимергә тиеш | 2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алу көннәре узачак ” язмасына фикерләр

Фикер өстәү