Миңнеханов автомобильләр сату буенча Россиянең иң зур мегамоллын ачты

Бүген Казаннан ерак түгел (М7 трассаның 817 км) кулланылышта булган автомобильләрнең илдә иң эре мегамолы ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

Мегамолны «ТрансТехСервис» ДК ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар мегамол структурасы һәм аның сатып алучылар өчен күрсәткән хезмәтләре белән танышты, болар: электрон чират, онлайн шоу-рум, сату павильоннары, автомобильләргә хезмәт күрсәтү постлары.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мегамолны ачу – яңа эш урыннары һәм бюджетка салым түләүләре генә түгел, бу – клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә.

Кулланылышта булган автомобиль сатып алып, нәтиҗәдә күп кенә проблемалар килеп чыгуы сер түгел, диде Рөстәм Миңнеханов. Мондый эре мегамол булдыру – сатып алучылар өчен гарантия дә.

Рөстәм Миңнеханов «Транстехсервис» ДК генераль директоры Вячеслав Зубаревк мондый масштаблы проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Бу – җитди инвестицияләр, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ТТС компаниясенә киләчәктә уңышлар һәм үсеш теләде.


Фикер өстәү