Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркемен җыячак һәм Голикова киңәшмәсендә булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздырачак. Шулай ук ул WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V утырышында катнашу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Башкортстан Республикасына визиты планлаштырыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, пленар өлештә Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләячәк.

Пленар утырыштан соң «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе премияләрен тапшыру тантанасы узачак.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылачак. Анда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы узачак.


Фикер өстәү