Музыка һәм ля-ля-ля… Дәүләт Советында көйсезлек турында сөйләштеләр

Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләнгән һәр сүзне язып торуының хаҗәте юк. Күңелгә иң тигәне бездә музыка сәнгате үсеше турындагы сөйләшү иде.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Лилия Әдһәмова чыгышы, бер яктан, мәгълүматка бик бай. Татарстанда күптин-күп концерт оешмалары булу, аларның милли сәнгатебезне Россия һәм чит ил тамашачыларына җиткерү өчен армый-талмый эшләве, уку йортларының профессиональ белгечләр әзерләве, халык иҗатына зур игътибар бирелү,  республикада яшәүче халыкларның төрле милли бәйрәмнәр уздыруы турында ишетү рәхәт иде үзе. Тик менә 2030 елга хәтле эшләнгән “Музыка сәнгате үсеше концепциясе”ндә иң олы максатлар куелган иде. Анда “…музыка сәнгате кешеләрнең рухи һәм интеллектуаль үсеше нигезен тәшкил итә. Җәмгыять үсешен аңларга, максатларны, кыйблаларыбызны табарга һәм ныгытырга булыша”, – дигәнрәк сүзләр язылган. Бүгенге кыйблабыз нинди дә, музыка сәнгатебез нинди максатларга хезмәт итә соң?

Җаваплы түрәләрнең шактый шома һәм тәти чыгышлары парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка бик үк ошап җитмәде, ул аларны “ля-ля-ля” дип бәяләде. Болай бәяләү, кайберәүләргә бәлки, бераз тупасрак та тоелгандыр, әмма Марат әфәнде мең тапкыр хаклы инде. Җитешмәгән якларны гомуми саннар, үз-үзебезгә мәдхия укулар белән күпме яшереп килергә була инде! Аның әйткәннәрен икенче төрле дә аңларга була: бүгенге җырларның шактые, ни кызганыч, шул «ля-ля» дип такмак әйтүгә кайтып кала.

Матур гына башланган җыенның “ямен җибәрүчеләр” депутатлар арасында да табылды. Рамил Төхвәтуллин сәнгатьне мәдәниятнең иң югары ноктасы дип бәяләде дә: “Бүгенге җырларыбызның көйләре дә, сүзләре дә сәнгатьтән ерак тора, бәлки, безгә эстрададан сәнгатьне аерыргадыр”, – дип төрттерде. Алай гына да түгел, җыр сәнгатенең дәрәҗәсен төшерүчеләр ни өчен әле “атказанган”, “халык” дигән исемнәр ала, диде.

Җаваплы түрәләр моңа цензураның бетүе гаепле дип саный. Цензураны “иләктән үткәрү” дияргә мөмкин, ягъни чүп-чардан арындыру була инде һәм аның нинди закон нигезендә юкка чыгарылуын мин, мәсәлән, хәтерләмим. Хәзер зәвыксыз җыр-көйләр турында сүз чыкса: “Яратмасаң тыңлама!” – дип кенә җибәрәләр. Тыңламый кая барасың, телевидениедә дә, радиода да сайлап алырлык “тауар” мулдан түгел бит. Кемнең акчасы бар – шул “йолдыз”га  әйләнеп, күзне сукырайта. Бу безгә генә хас түгел. Эстрада илдә шоу-бизнеска әйләнде. Башкаручыларны җыр базарында сата торган агентлыклар барлыкка килде. Депутатлардан берәү: “Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк”, – дип куйды үзе, әмма тел төбен аңлап бетермәдем.

Депутат Ркаил Зәйдулланы балалар өчен җырлар иҗат ителмәве борчый. Ркаил шагыйрь буларак төрле очрашуларга күп йөри, балалар белән дә күп аралаша. Шуңа күрә сабыйларның “мая”дагы җырларны гына, мая беткәч, бии-бии, мәхәббәт җырлары башкаруыннан гаҗиз булган ул. Заманында телевидениенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә эшләгән кеше буларак, Ркаилнең сүзләре күңелемә бик тиде. Хәтерлим, без эшләгән чорда танылган композиторыбыз Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, тагын әллә кемнәрнең балалар өчен җыр китаплары нәшер ителде, ноталары белән. “Балалар – безнең киләчәгебез”, – дибез дә, киләчәк хакына бүген ни өчен кыл да кыймылдатмыйбыз соң? Әлеге дә баягы җаваплы иптәшләр “бу юнәлештә эш бару” турында әйттеләр үзе. Татарстан автономияле республикасының 100 еллыгына балалар өчен җырлар конкурсы игълан иткәннәр икән. Ни өчен без шәхес тәрбияләүгә кагылышлы чараларны ниндидер истәлекле даталарга гына багышлыйбыз соң? Кешенең рухи дөньясына бәйле һәр гамәл аерым бер системага салынырга, гомер буе дигәндәй дәвам иттерелергә тиеш.

Яңадан парламент рәисе әйткәннәргә әйләнеп кайтыйк әле. Марат Әхмәтов утырышка матур гына йомгак ясыйсы урынга сораулар яудырды. Россиянең мәдәният, сәнгать белгечләре әзерләүче уку йортлары арасында безнекеләрнең абруе кай тирәдә? Аларда бюджет урыннары нинди  чагыштырмада? Мәдәният, сәнгать чаралары күп уза икән, халык аларны ник күрми, белми? Сораулары шундыйрак эчтәлектә иде. Аннан соң кинәт кенә:  “Утырышта Татар дәүләт филармониясеннән берәр вәкил катнашамы?” – дип сорап куйды. Залда тынлык урнашты. Бактың исә, хәтта шәһәрнең мәдәният идарәсеннән дә кеше юк икән.

Утырыш алдыннан комитет рәисе Айрат Зарипов белән сөйләшеп алдык. Мин: “Музыка сәнгатен текә күтәрергә җыенасыз икән”, – дидем. “Бергәләп инде, бергәләп…” – дип, ул миңа мәгънәле генә караш ташлады. Мин аны: “Тел яшермик, җитешсезлекләрне танудан курыкмыйк”, – дип әйтмәкчедер дип уйладым. Юкса мондый үтә җитди теманы — милли музыка, Татарстан халыклары музыкасы язмышы турындагы мәсьәләне утырышның көн тәртибенә куймаслар, күтәреп чыкмаслар иде.

Язганнарым ярты-йорты гына тоелыр, бәлки. Әмма, кайбер фикерләр, концепциядә язылганча, “кешеләрнең рухи һәм интеллектуаль үсеше нигезен тәшкил иткән” музыка сәнгате үсеше турында кайта-кайта сөйләшергә бер этәргеч булмасмы, “ля-ля”лардан эшкә күчмәбезме, дип өметләнәм.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү