Ни өчен өйдә пластик уҗау тотарга ярамый?

Аш-су бүлмәсендәге пластик уҗау-кашыклар нинди генә сыйфатлы һәм нык тоелмасын, алар белән сак булырга кирәк, дип кисәтә галимнәр. Чөнки пластикның җылынуы сезнең тәлинкәдә агулы матдәләр барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Эш шунда: пластик әйберләрнең күбесенең составында олигомер бар. Алар 70 градустан да югарырак җылынганда, ризыкка бүленеп чыга. Кечкенә дозада олигомер куркыныч түгел, тик организмга күбрәк эләккән саен, бу матдә бавыр һәм калкансыман биз авыруларына, балага уза алмау һәм яман шеш кебек куркыныч чирләр тудыра.

Немец галимнәре белдерүенчә, 90 микрограмм олигомер 60 килограмм авырлыктагы кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Пластиктан ясалган 33 кухня җиһазын тикшергәннән соң, аның 10 процентында күп күләмдә олигомер бүленүе ачыкланган.

Шуңа да иң яхшысы — элекке металл уҗаудан файдалану.


Фикер өстәү