Ни өчен кеше юлга чыгып киткәч өй җыештырырга ярамый?

«Барып җиткәч хәбәр итәрсең. Өйне җыештырмый торам». Бу сүзләрне еш ишетәбез. Кемдер юлга чыгып киткәч, ни өчен өйне тәртипкә китерергә ярамый соң?

Якыннарыгыз юлга чыгып киткәч, идәнне юарга, себерергә ашыкмагыз. Аның кайтыр юлы «юылыр». Ягъни, сез бу кешенең идәндәге эзләрен юкка чыгарырга мөмкинсез.

Өйне җыештырырга ярамый, дигән ышаныч та шуңа охшаш. Шул ук вакытта, ул барып җиткәч, өй эшләренә тотынырга ярый. Юлга әзерлек вакытында өйдәге кайбер әйберләр урыныннан күчә. Димәк, кеше анда үзенең энергиясен калдыра. Әгәр дә сез бу әйберләрне тизрәк еракка алып куясыз икән, юлчы бу урын белән энергиясен өзә. Ә каядыр барып җитмәгән булырга мөмкин, ягъни ул «югалып» кала.

Әлбәттә, моны беркем дә исбат итмәгән. Шулай да, сынамышлар еш кына тормышка аша бит.


Фикер өстәү