Нинди фәрештәләр була һәм аларга нинди вазифалар йөкләнгән? | Әңгәмә

Кешенең ике ягында ике фәрештәнең гамәл китабын язып торуын да, үлгәннәрнең җанын алучы Газраил фәрештә турында да ишетеп беләбез. Тагын нинди фәрештәләр була һәм аларга нинди вазифалар йөкләнгән? “Өметлеләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт САФИНга без шул сорауларыбызны җиткердек.

– Һәр мөселман Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләргә, кыямәт көненә, ягъни үлгәннән соң терелмәккә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Раббыбыздан булганына ышанырга тиеш. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне үзенең чиксез гыйлеме һәм хикмәте белән бар кылды. Аларның барлыгы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә әйтелә. Бу җан ияләре гыйлемле һәм акыллы, Аллаһы Тәгалә аларны шушы дөньяда билгеле бер вазифалар үтәсеннәр өчен барлыкка китерде.

– Ул нинди вазифалар?

– Төп вазифалары – Аллаһка гыйбадәт кылу, Аның кушканнарын үтәү, Аңа дога кылу һәм Аны мактау. Сигез фәрештә Аллаһның тәхетен күтәреп һәм мөэмин-мөселманнар өчен дога кылып торалар. Аллаһы Тәгалә бу турыда “Гафир” сүрәсенең 7 нче аятендә әйтте: “Тәхетне күтәрүче һәм аның тирәсендә булган фәрештәләр Раббыларын мактап кимчелектән пакьлиләр, Аңа ышаналар һәм иман китергән кешеләр өчен гөнаһлары гафу ителүне сорап дога кылалар. Алар: “Әй Раббыбыз! Синең рәхимлегең һәм гыйлемең бөтен нәрсәне үзе эченә сыйдырды. Тәүбә кылган һәм Синең юлыңа ияргән кешеләрнең гөнаһларын гафу ит һәм аларны җәһәннәм газабыннан сакла”, – диләр. Кайбер фәрештәләр табигатькә бәйле эшләрне башкаралар, әйтик, яңгыр яудыру, үсемлекләрне үстерү. Нәкир белән Мөнкәр исемле фәрештәләр үлгән кешедән кабердә сорау ала. Зобани фәрештәләр җәһәннәмдә гөнаһлы кешеләрне газаплый. Шулай ук кешегә ияреп йөрүче фәрештәләр дә бар. Аларның икесе гөнаһлар белән яхшы гамәлләрне яза, башка икесе кешене алдан һәм арттан бәла-казадан саклап йөри, ә башка бер фәрештә кешене яхшылыкка өндәп тора, күңелгә яхшы уйлар кертә.

– Кешенең алдыннан һәм артыннан йөри торганнары турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.

– Коръәннең “Рагед” сүрәсенең 11 нче аятендә Аллаһ Тәгалә: “Кешенең артында һәм алдында фәрештәләр бар. Алар аны Аллаһның әмере белән саклыйлар”, – ди. Мөҗәһид исемле тәфсир галиме исә: “Һәрбер кешегә йоклаган һәм уяу вакытында җеннәрнең, кешеләрнең һәм бөҗәкләрнең зарарыннан саклаучы фәрештә билгеләнгән. Әгәр дә кешегә берәр нәрсә зарар китерергә теләсә, ул фәрештә аңа: “Бар, кире кит”, – ди. Әгәр дә Аллаһ ул кешегә зарар ирешүне рөхсәт итсә, бу фәрештәләр аны сакламый һәм аңа зарар ирешә”, – дигән.

– Фәрештәләр нурдан яратылган, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисендә әйтелгәнчә, фәрештәләр – нурдан, җеннәр – уттан, ә кеше балчыктан яратылган. Фәрештәләрнең кыяфәтен күз алдына китереп булмый һәм китерергә кирәк тә түгел. Коръәннең “Фатыйр” сүрәсенең 1 нче аятендә аларның ике, өч, дүрт һәм аннан да күбрәк канатлы булулары турында хәбәр ителә. Әмма канатларын каурыйлы кош канаты сурәтендә күз алдына китерергә ярамый.

– Аларның хәтта алты йөз канатлысы да бар, диләр. Алары нинди вазифа үти?

– Алты йөз канатлы фәрештә ул – Җәбраил фәрештә. Мөхәммәд пәйгамбәр аны шул сурәттә күргән. Төп вазифасы Аллаһтан ислам диненә бәйле хәбәрне пәйгамбәрләргә җиткерү иде. Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръән китабын ул алып килгән, аның укылышын һәм мәгънәләрен өйрәткән.

– Без аларны күрә алабызмы?

– Фәрештәләрне хакыйкый сурәтендә кешеләр күрә алмый. Аларны бары тик пәйгамбәрләр генә күргән. Ләкин фәрештәләрне кеше кыяфәтендә күрергә була. Мәсәлән, Җәбраил фәрештә Мөхәммәд пәйгамбәр янына Дихя әл-Кәлби исемле кеше кыяфәтендә килгән һәм аны сәхабәләр күрә торган булган. Шулай ук Җәбраил фәрештә Гайсә пәйгамбәрнең анасы Мәрьямга матур ир кеше кыяфәтендә килгән. Моннан тыш Ибраһим белән Лут пәйгамбәр фәрештәләрне кеше кыяфәтендә күргәннәр. Безнең фәрештәләрне күрә алмавыбыз аларның юклыгын аңлатмый. Бары тик безнең күзләребез генә аларны күрергә сәләтле түгел. Атомнар, молекулалар, электроннар яки шул ук без сулый торган һава да күзгә күренми, ләкин алар бар. Әгәр дә күзгә күренсәләр, бөтен кеше дә иман китерер һәм яшерен нәрсәләргә ышануның мәгънәсе калмас иде. Ләкин җан биргән вакытта бөтен кеше дә үлем фәрештәсен күрәчәк.

– Фәрештәләрнең төгәл саны бармы?

– Төгәл саны мәгълүм түгел, чөнки алар бик күп. Коръәннең “Мүддәсир” сүрәсенең 31 нче аятендә: “Раббыңның гаскәрен Аннан башка беркем дә белми”, – дип әйтелә. Фәрештәләрнең беренче кат күктә “Бәйтүл-мәгъмүр” исемле кәгъбәләре бар. Ул урынга һәр көнне 70 мең фәрештә килеп, Аллаһка гыйбадәт кыла һәм башка анда кайтмый.

– Араларында иң бөекләре дә бардыр?

– Иң бөек фәрештәләр дүртәү: Җәбраил – пәйгамбәрләргә Аллаһтан хәбәр алып килүче, Микаил – яңгыр, кар яву, җил исү, үсемлекләр үсү кебек табигать күренешләренә җаваплы фәрештә, Исрафил – кыямәт көне алдыннан сур быргысына өрүче фәрештә, Мәләкүл-мәүт (Газраил) – җаннарны алучы үлем фәрештәсе.

– Җомга мәчеткә баручыларны язып баручылары да бар, имеш.

– Җомга көнне мәчетләрдә махсус фәрештәләр намазга килүче кешеләрне язып баралар. Имам хөтбә укырга мөнбәргә менгәч, намазга килүче кешеләрнең исемнәрен язудан туктыйлар һәм вәгазь тыңлый башлыйлар.

– Фәрештәләр авырган вакытта ярдәм итә диләр. Бу сүз дөресме?

– Әгәр дә авырып ятучы кеше Аллаһның изге бер бәндәсе булса, рәхмәт фәрештәләре, аның савыгуын сорап, Аллаһка дога кылырга мөмкин. Гыйлем алырга чыгып киткән кешегә дә, ризалык белдереп һәм аның бу гамәлен хуплап, канатларын җәяләр. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр, гыйлем алучы кешегә ризалык белдереп, канатларын җәяләр”.

– Алар үзләре авырыймы?

– Фәрештәләр авырмыйлар, армый-талмыйлар, ашамыйлар да, эчмиләр дә, чөнки алар ашау-эчүгә, йоклауга, ял итүгә мохтаҗ түгел. Кыямәт көне алдыннан сур быргысына өрелгәч, дүрт фәрештәдән кала бөтен җан иясе, шул исәптән фәрештәләр дә үлә. Сурга өрелгән вакытта үлмәүче дүрт фәрештә ул: Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Мәләкүл-мәүт-үлем фәрештәсе.

– Ике як иңбашыбызда яхшы һәм яман гамәлләребезне язып торучы фәрештәләр, кеше үлгәч, нишли?

– Бу турыда Коръәндә дә, хәдисләрдә дә хәбәр ителми.

– Фәрештәләр намаз укыймы?

– Укыйлар. Бу – аларның төп вазифасы. Безнең кебек рөкугъ-сәҗдә кылып намаз укыйлар, кыямда басып торалар, зикер-тәсбих әйтәләр һәм дога кылалар. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә хәбәр итте. “Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсенең 20 нче аятендә: “Ул фәрештәләр Аллаһны көне-төне мактыйлар һәм бер дә армыйлар”, – диелә. “Саффәт” сүрәсенең 1 нче аятендә Аллаһы Тәгалә сафларга басып намаз укучы фәрештәләр белән ант итә. Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: “Дөреслектә, мин сез күрмәгән нәрсәне күрәм һәм сез ишетмәгән нәрсәне ишетәм. Күк тавыш чыгарып шыгырдады һәм ул моңа лаек булды. Күктәге һәр дүрт бармак киңлектәге урында фәрештә сәҗдә кылып утыра. Әгәр дә сез мин белгәнне белсәгез, аз көлер идегез һәм күп елар идегез”. Икенче хәдистә Аллаһның илчесе шулай ди: “Иң аскы каттагы күкнең һәрбер урынында фәрештә сәҗдә кыла яки басып тора. Менә бу фәрештәләрнең Коръәндә әйткән сүзләрен аңлата. Алар әйтте: “Безнең һәрберебезнең билгеле бер урыны бар. Дөреслектә, без сафка басып намаз укыйбыз һәм без Аллаһны тәсбихләр әйтеп мактыйбыз”.

– Фәрештәләр кайсы урыннарда була?

– Аларның яши торган урыны – җиде кат күк. Шулай ук җирдә дә яшиләр. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Коръән һәм намаз укыла, Аллаһны мактап зикер әйтелә торган урыннарда һәм мәчетләрдә булалар. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Әгәр дә бер төркем кеше, Аллаһның йортларыннан булган бер мәчеткә барып, Коръән укысалар һәм аны өйрәнсәләр, аларга тынычлык иңә, Аллаһның рәхмәте каплый һәм аларны фәрештәләр чолгап ала. Аллаһ Тәгалә ул кешеләр турында үзенең янындагы фәрештәләргә мактап сөйли”. Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе шулай дигән: “Дөреслектә, Аллаһның шундый фәрештәләре бар: алар юлларда йөриләр һәм Аллаһны мактап зикер әйтүче кешеләрне эзлиләр. Әгәр дә Аллаһны искә алып утыручы кешеләрне тапсалар: “Әйдә, монда килегез”, – дип, бер-берсен чакыралар. Алар иң түбән кат күккә хәтле шул кешеләрне канатлары белән урап алалар”.

– Фәрештәләр эт булган йортка керми, тагын нинди өйләрне читләтеп узалар?

– Мөхәммәд пәйгамбәр: “Эт булган һәм җанлы нәрсәләрнең сурәтләре булган йортка рәхмәт фәрештәләре керми”, – диде. Шулай ук рәхмәт фәрештәләре хәмер эчүче, хәрам ризык ашаучы кешеләрнең өенә хәер-бәрәкәт сорап дога кылу өчен кермиләр.


Фикер өстәү