Ноябрь аенда нәрсә ашарга?

Витамин җитмәү ноябрь аенда үзен сиздерә башлый. Кышка керер алдыннан кешегә витаминнар тупларга кирәк. Белгечләр түбәндәге җиләк-җимеш, яшелчәләрне ноябрь аенда күбрәк ашап калырга киңәш итә.

  1. Айва. Көзнең соңгы аенда күпләр төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Стресс һәм нерв киеренкелегеннән котылырга айва җимеше ярдәм итәчәк. Айва гипертоникларның хәлен җиңеләйтә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша. Бу җимешне бөтен килеш тә, джем ясап та, әстерхан җимеше белән бергә кушып та, ит белән кыздырып та ашарга була.
  2. Фейхоа. Бу җимеш белән күпләр дус түгел. Ноябрьдә фейхоа белән араларны якынайтырга кирәк булыр. Фейхоада С витамины, йод, сахароза, пектин күп. Организмында йод җитешмәү илдәге һәр бишенче кешегә кагыла, шуңа күрә бу җимеш даруханәдәге күп кенә даруларга алмаш булып та тора. Фейхоаның кабыгы да файдалы. Ул яман шеш күзәнәкләренә киртә булып санала. Фейхоадан кайнатма, компот бик тәмле килеп чыга.
  3. Сырганак (облепиха). Сырганак җимешләре, кечкенә генә булсалар да, үзләрендә бик күп файдалы үзлекләр туплаган. B1, C, B2, K, E, P витаминнары, фолий кислотасы, магний, натрий, кремний, алюминий, никель, стронций, молибден һәм башка бик күп матдәләр бар. Мондый “сәламәтлек коктейле” матдәләр алмашын көйли, гастрит, артрит авыруларыннан булыша. Сырганак чәе кәефне күтәрә, иммунитетны ныгыта.
  4. Киви. Әлеге җимеш аз калорияле санала: 100 грамм кивида – нибары 48 кКал! Моңа да карамастан, җимешнең файдалы үзлекләре бихисап: Е, С, В1, А, Р, В2, В6 витаминнары, калий, фосфор, кальций, төрле кислоталар, фруктоза кебек матдәләр шушы кечкенә кивига сыйган. Бу җимеш иммунитетны ныгыта, кан басымын нормага сала. Киви – артык авырлыктан интегүчеләр өчен дә бер дигән җиләк-җимеш.

 


Фикер өстәү