Организмыгызга магний җитәме?  

  1. Кулларыгыз һәрчак корымы?

Кулларым һәрчак дымлы була (2 балл).

Әйе (0).

Кайчан ничек инде (1).

  1. Аз калорияле диеталарда утырасызмы?

Әйе, даими рәвештә (2).

Булгалый (1).

Беркайчан утырганым юк (0).

  1. Кузаклы үсемлекләрне (фасоль, борчак, ясмык) айга бер тапкырдан да азрак ашыйсызмы?

Төрлечә була (1).

Әйе (2).

Юк, кузаклыларны һәрдаим ашыйм (0).

  1. Шпинат, яшел фасоль кебек яшелчәләрне хәтта җәй көне дә атнасына 3 тапкырдан азрак ашыйсызмы?

Әйе (2).

Юк (0).

Кайчан ничек туры килә (1).

  1. Кыздырыр алдыннан бәрәңгене суда озак тотасызмы?

Әйе, берничә сәгать суда тотканнан соң гына кыздырам (0).

Чистартуга ук кыздырам (2).

Төрлечә була (1).

  1. Төнлә белән аягыгызны көзән җыерганы бармы?

Юк (0).

Бик еш (2).

Кайчак булгалый (1).

  1. Ризык сайлаганда составында минерль матдәләр булу-булмауга игътибар итәсезме?

Һичшиксез (0).

Составын карарга оныткан чаклар да була (1).

Беркайчан игътибар иткәнем юк (2).

Нәтиҗә:

010 балл. Организмыгызда магний җитәрлек. Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз нәтиҗәсе бу!

1015 балл. Магний запасы акрынлап кими бара! Соңгы арада стрессларга тизрәк бирешә башлавыгызны үзегез дә сизгәнсездер. Шуңа күрә тынычлык сакларга тырышыгыз, организмга физик яктан авырлык китерүдән дә сакланыгыз. Магнийга бай кешью, миндаль, фундук, кыздырылган көнбагыш, карабодай һәм минераль су белән дә дуслашырга туры киләчәк.

1524 балл. Организмыгыз магнийга бик нык кытлык кичерә. Вакытында чарасын күрмәсәгез, бу ашказаны, йөрәк эшчәнлегенә дә зыян салачак. Көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!


Фикер өстәү